САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Районда иң яхшы Коръән укучылар ачыкланды

Кичә – 12 февраль көнне район үзәгендәге “Җәмигъ” мәчетендә район үзәге һәм авыллары мәчетләре каршындагы мәдрәсәләрдә көндезге якта дин гыйлеме алучы өлкән яшьтәге хатын-кызлар арасында районкүләм Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Анда барлыгы 44 кеше катнашты.

Аларны “Тәуфыйк” мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт сәламләде, уңышлар теләде.
Укуларны мөгаллимәләр Кадимә, Әлфия, Фатыйма һәм Коръән-хафиз Гөлчәчәк ханымнардан торган мәртәбәле жюри бәяләде.
I урынны – Галия Әхмәтова (Илексаз), II урынны – Нурзия Латыйпова (Рангазар), III урынны Лилия Тимербаева (Әлмәт авылы) яулады. Ә Коръән укучылар арасында иң өлкәне Зур Нөркәйдән Люция Абдуллина (79 яшь) булды.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – “Тәуфыйк” мәчете архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев