САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Иртәгә Изге Гарәфә көн. Ул нәрсәсе белән үзенчәлекле

Иртәгә, 30 нчы июль – зөл-хиҗҗә аеның 9 нчы көне – изге Гарәфә көне. Әлеге көн Аллаһы Тәгаләнең иң изге көннәреннән санала. Гарәфә көнендә Аллаһ ислам дине кануннарын иңдерүне тәмамлады, бездән шушы дин белән риза булды, дип белдерә мөселман кардәшләребез.

Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: "Кем дә кем зөлхиҗҗә аеның ун төнен гамәл-гыйбадәттә үткәреп чыга икән, Аллаһы Тәгалә каршында нәкъ бер ел буена хаҗ һәм гомрә кылучы бәндәләр гыйбадәте шикелле исәпләнер, кем дә булса берәр көн ураза тотып чыкса, нәкъ бер ел буена Аллаһы Тәгалә каршында гыйбадәт кылган шикелле әҗерле булыр", - дигән.

Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: "Дөньялыкта иң фазыйләтле көннәр - зөлхиҗҗә аеның әүвәлге ун көне булыр", - дигән. Шулай ук: "Кем дә кем зөлхиҗҗә аеның ахыргы көнен һәм мөхәррәм әл-хәрам аеның беренче көнен уразада үткәрсә, үткән елын изгелек белән тәмамлар, башланган елын изгелек белән ачып җибәрер һәм Аллаһы Тәгалә аңа шуның өчен 50 еллык гөнаһларыннан кәффәрәт итәр", - дип вәгъдә иткән.

Гарәфә көн - мөбарәк көн. Хаҗ гамәлләре ошбу көннәрдә кылыныр. Һәр сәнә бөтен дөньядан җыелган берничә йөз мең хаҗилар Гарәфә көнендә дога вә гыйбадәттә булырлар.

Кайчан Гарәфә көне булса, Аллаһы Тәгалә фәрештәләренә мактаныр: "Йә фәрешәләрем! Минем бәндәләремә карагыз! Түземле булып төрле тарафтан килделәр, малларын сарыф иттеләр, тәннәрен мәшәкатьләндерделәр. Гуаһ булыгыз! Тәхкыйк, Мин аларны ярлыкадым", - дияр. Гарәфә - тану көне - Ибраһим галәйһиссәләмнең нәзере хәтеренә килеп (Ибраһим галәйһиссәләмнең озак еллар баласы булмады. Ул: "Әгәр минем углым булса, мин аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем", - дип нәзер әйткән иде), төшен аңлаган көне.

Фәкияһ иснәде илә Гайшә радыйяллаһү ганһә: "Бер егет тыңлау иясе иде, ягъни тыңлаучан иде. Зөлхиҗҗә аеның башы керсә, таңга ураза хәлендә керә иде. Бу хәбәр Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә иреште. Рәсулүллаһ: "Бу көннәрдә ураза тотасыңмы?" - дип сорады. Егет: "Йә Аллаһының Рәсуле галәйһиссәләм! Ата-анам сиңа фида булсын. Ул көннәр хаҗ көннәре һәм Ислам кануны үтәлә торган көннәр. Шаять, Аллаһы Тәгалә мине ул көннәрнең догасына шәрик итәр", - диде. Рәсулүллаһ: "Син ураза тоткан һәр көн бәрабәренә синең өчен йөз кол азат иткән кадәр әҗер булыр һәм йөз дөя илә йөз атны корбан чалган әҗере булыр. Әгәр тәравих көн булса, мең кол азат итү әҗере синең булыр. Аллаһы Тәгалә юлында өсләренә йөк йөкләткәнең белән мең дөя һәм мең ат әҗере булыр. Гарәфә көн булса, ике мең кол азат иткән һәм ике мең дөя илә ике мең ат өстенә йөк йөкләткән әҗере синең өчен булыр. Ул Гарәфә көндә ураза тоту ике ел ураза тоту, бер ел Гарәфәдән элек һәм бер ел Гарәфәдән соң тоткан хөкемендә булыр", - дип әйтте.

Икенче бер риваятьтә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үәсәлләм: "Гарәфә көненең уразасы ике ел уразага тора. Гашура көненең уразасы бер ел уразасына тора", - дип әйтте. Аллаһы Тәгаләнең аяте хакында тәфсир ияләре: "Муса галәйһиссәләмгә утыз кичне вәгъдә кылдык та, ул утызны ун белән тәмам иттек.

Реклама

Аллаһы Тәгалә вәгъдә кылган кырык кичәдә тәмам булды. Ул аятьтәге ун көн зөлхиҗҗәнең әүвәлге ун көне, диделәр. Аллаһы Тәгалә Муса илә камил сөйләшү белән сөйләште. Муса галәйһиссәләм, Аллаһы Тәгаләгә сердәш булып, зөлхиҗҗәнең әүвәлге ун көнендә якын булды. Ул Мусага шул ун көндә такталар язылды (ләүхәл - такта, анда шәригать хөкемнәре һәм Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең башка серләре язылган иде)", - диде.

Әбү Дәрдә радыйяллаһү ганһүдән риваять ителде: ун көннең уразасы сезгә тиеш булсын, доганы күп кылу һәм ул көндә сәдаканы күп бирү һәм ярлыкауны эстәү белән, аның өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләмнән ишеттем, ул әйтер иде: "Зөлхиҗҗәнең әүвәлге көннәренең хәереннән мәхрүм булган кешегә ни үкенеч. Сезгә тиеш булсын тугызынчы көненең уразасы гына, аның өчен ул тугызынчы көннең уразасында саналучыларга санап бетергесез әҗерләр булыр".

Хәзрәти Әнәс радыйяллаһү ганһү тапшырган, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Аллаһы Тәгалә каршында бу ун көннең дәрәҗәсе, мәгънәсе һәркайсы мең көнгә тиң булыр, ә Гарәфә көне ун мең көнгә бер булып исәпләнер", - дигән. Бу хәдис-шәрифнең мәгънәсен хәзрәти Гайшә радыйяллаһү ганһә тапшырган хәдис тагын да ныграк ачыклый. Аның риваятенә күрә, Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: "Кем дә кем зөлхиҗҗә аеның ун төнен гамәл-гыйбадәттә үткәреп чыга икән, Аллаһы Тәгалә каршында нәкъ ел буена хаҗ һәм гомрә кылучы бәндәләр гыйбадәте шикелле исәпләнер, кем дә булса берәр көн ураза тотып чыкса, нәкъ ел буена Аллаһы Тәгалә каршында гыйбадәт кылган шикелле әҗерле булыр", - дигән.

Хафса анабыз радыйяллаһү ганһә: "Пәйгамбәр галәйһиссәләм дүрт төрле гамәлне бер дә калдырмас иде: зөлхиҗҗә аеның, Гашура көненең, һәр айның өч көнендә ураза тотуны һәм иртәнге намаз алдыннан ике рәкәгать намаз кылып алуны", - дигән.

Аллаһы Тәгалә бу көннәрне Адәм галәйһиссәләмнең тәүбәсен кабул иткән һәм Гарәфә тавында аны кичергән була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X