САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Инвалидлар декадасы уңаеннан, Азалак мәктәбе укучылары инвалид әби-бабайларга шефлыкка бардылар

Инвалидлар декадасы уңаеннан Азалак мәктәбе укучылары инвалид әби-бабайларга шефлыкка бардылар

Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Аларга карап: “Биргәненә шөкер, акылым тулы, зиһенем бөтен”,- дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә кылганнар. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Шәфкатьле булу-барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе бит.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Азалак мәктәбе укучылары инвалид әби-бабайларга шефлыкка бардылар. “Шәфкатьлелек бизи кешене” темасына класс сәгатьләре үткәрелде һәм әдәбият дәресләрендә шагыйрь-инвалид Фәнис Яруллин искә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев