САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Диния нәзарәте сайтында Корбан гаетенә кагылышлы сорауларга җавап бирәләр

«Корбан бәйрәме — 2020» сәхифәсендә гаетне үткәрү, корбан чалу, бәйрәм намазын үткәрү йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табарга мөмкин.

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Корбан бәйрәме — 2020» сәхифәсе эшли башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул сайттан файдаланучыларга гаетне үткәрү, корбан чалу, бәйрәм намазын үткәрү йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, әлеге сәхифәдә гает намазын уку вакыты, корбан чалу урыннары, нисаб күләме һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган. 

Сәхифә Корбан гаете җиткәнче эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев