САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Бер күрешү булды бер гомер

Инвалидлар декадасы уңаеннан район һәм авыл ветераннар советлары рәисләре һәм район ветераннар советы активистлары Нурсинә Хәйруллина җитәкчелегендә Җәлил картлар йортына юнәлдек. Нурсинә Гыйльфановна тәкъдиме белән бу юлы сәяхәтебезгә шундый үзенчәлек керттек - Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында районыбызның кайсы авылларыннан өлкәннәр тәрбияләнүен белештек тә, шул авыллардан кешеләр алып барырга тырыштык....

Инвалидлар декадасы уңаеннан район һәм авыл ветераннар советлары рәисләре һәм район ветераннар советы активистлары Нурсинә Хәйруллина җитәкчелегендә Җәлил картлар йортына юнәлдек.

Нурсинә Гыйльфановна тәкъдиме белән бу юлы сәяхәтебезгә шундый үзенчәлек керттек - Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында районыбызның кайсы авылларыннан өлкәннәр тәрбияләнүен белештек тә, шул авыллардан кешеләр алып барырга тырыштык. Максатыбыз - интернат-йортта тәрбияләнүче райондашларыбызга атап бару, хәл-әхвәлләрен сорашу, авыл хәбәрләрен җиткерү иде. Аларның һәркайсына күчтәнәчләр һәм бүләкләр алдык.
Юллар бозлавык булса да, мәдәният бүлеге шоферы Ришат безне исән-сау, җай гына Җәлилгә алып килеп җиткерде. Ул бик итагатьле егет булып чыкты. Безгә автобуска менгәндә дә, төшкәндә дә булышты.
Картлар йортында безне әллә кайчан көтеп торган кунаклар кебек кабул иттеләр. Иң беренче мин Сөлек авылыннан килгән Мөзәянә апаны очраттым. Шунда ук, танып, кочаклап та алды. "И-и, син Закирә апа килене бит әле, аңа, кайткач, сәлам әйт (Закирә әнинең үлгәненә дә инде 11 ел), әле яңа гына әнкәй дә килеп киткән иде (ул да күптән вафат, мин дә хәтерләмим әле аны)", - дип сөйләнә-сөйләнә, бүлмәсенә алып керде. Бүлмәләр чиста, җылы, якты, өс киемнәре дә бик пөхтә иде. Аның мондый шартларда яшәвенә бик сөендем.
Ветераннар картлар йортында тәрбияләнүчеләргә зур концерт куйдылар. Алар һәр чыгышны игътибар белән тыңлап, гөрләтеп кул чаптылар. Роберт Хуҗин, Галия Гәрәева, Гөлүсә Ганиуллина, Нурсинә Хәйруллина, Зөлфия Туктарова, Гөлмира Ситдыйкова, Софья Әхмәдуллина, Гөлүсә һәм Шәйхелмәрдән Ризатдиновлар, Фәүзимә Шакирова, Әлфия Сибгатуллина, Нурия Нурмөхәммәтова чыгышларын бик яраттылар. Соңыннан биредә тәрбияләнүчеләр белән бергәләп уеннар уйнадык, биеп алдык.
Картлар йортында төрле язмышлы апалар, абыйлар яши. Алар безгә үзләренең тормышлары, моң-зарлары турында да сөйләп алдылар. "Мин Башкортостаннан килдем. Килгәнемә 30 ел инде. Беркемем дә юк. Ярый әле монда килеп эләктем. Берүзем нишләр идем. Монда миңа бик ошый", - ди Бибикамал апа. Аңа Бөгелмәдән килгән Рәзинә апа кушылды: "Мин үзем сорап, үз теләгем белән килдем. Бөгелмәдә балаларым бар, килеп, хәлне белеп кенә торалар. Хәзер бит яшьләрнең уй-фикерләре картларныкыннан аерыла. Ә мин монда үзем кебекләр белән аралашам. Бик рәхәт яшибез. Рәхмәт монда эшләүчеләргә".
Авыл ветераннар советлары рәисләре үз авыллары өлкәннәре белән бик озаклап гәп кордылар, авыл хәлләрен сөйләделәр. Интернатта яшәүчеләр туган, яшәгән авылларын бик сагынганнар, күчтәнәчләргә дә бик сөенделәр, кат-кат рәхмәт әйттеләр. Без дә биредә яшәүчеләргә шундый яхшы шартлар тудырганнары өчен интернат хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт әйттек. Тик аларга биредә ничек кенә яхшы булмасын, күзләрендә - сагыш, моң. Аларның якыннары, танышлары, авылдашларына шуны әйтәсем килә: аз гына мөмкинлегегез булса да, алар янына барыгыз, хәлләрен белешегез. Сезнең белән бер утырып сөйләшү - алар өчен зур бәйрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев