Махсус хәрби операциядәге райондашыбыз Җәлил укучысыннан хат алган
Райондашыбыз Гайнетдинов Марат Фирдәвес улы бүгенге көндә пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итә.
2023 елның октябрь аенда армия сафларына киткән Марат хәрби контракт төзи hәм, Ростовта өйрәнүләр үтеп, Донецк, Луганск өлкәләренә китә. Үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге, тәвәккәллеге аркасында, ул уңышларга ирешә. Өлкән сержант Гайнетдинов взвод командиры вазифаларын башкара, аны расчет командиры итеп тә билгеләгәннәр. Батырлыклары өчен Суворов медале белән бүләкләнгән. Маратка 8 январь көнне 22 яшь тулган.
Улыбыз белән бик горурланабыз. Яшь булуына карамастан, аңа бик җитди карарлар кабул итәргә дә туры килә. Йөзебезгә кызыллык китермәс, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәр, дип уйлыйбыз. Без аның hәм барлык ил сакчыларының исән-сау булуларын, туган якларыбызга исән-имин кайтуларын телибез, - диделәр Айгөл белән Фирдәвес Гайнетдиновлар.
Баласы өчен ут йоткан әти белән әни, ике тапкыр уллары янына барып, аның хезмәт шартлары белән танышып кайтканнар.
Барырга hәм кайтырга берәр тәүлек китте. Район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы да даими барып тора бит. Соңгысыннан алда баруында ул Маратка компьютер алып барды. Зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез аңа. Яшьрәк чакта өйдә компьютерда уйнаганын күрсәм, улымны ачулана идем. Хәзер исә сөенәм генә: шул атышлы уеннары хәрби тактикада ярдәм итәләр үзенә, - диде Айгөл Илгизәр кызы.
Ябык кына булса да, кечкенә дә төш кенә Маратка "Карандаш" позывное такканнар. Хәрби иптәшләре турында да кайгырта ул. Авырлыкта ялгызларын гына калдырмас өчен, хәтта узган ел чираттагы ялга да кайтмаган. Февраль аенда быел кайтуын көтәләр аны якыннары.
Гуманитар ярдәм, туган як җылысы сеңгән хуш исле үлән чәйләре, укучыларның күчтәнәчләре дә хәрбиләргә рух ныклыгы, җиңү көче өстиләр. Җәлил беренче санлы урта мәктәбе укучысының хаты нәкъ менә Маратка барып ирешүе дә могҗиза булган. Рәхмәт йөзеннән юллаган видеоязмасында райондашыбыз яшь буынга булган хөрмәтен күрсәткән.
“Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүче барлык хәрбиләр исеменнән безнең язмышка битараф булмаган һәм зур ярдәм күрсәткән балаларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең хатлар, рәсемнәр һәм кечкенә бүләкләрегез, ә иң мөһиме, сезнең ышаныч авыр вакытларда безнең күңелләрне җылыта, көч өсти. Һәр гамәлегез якты кояш нурына тиң. Без сездә илебезнең киләчәген, без сакларга тиешле өметле буынны күрәбез. Без бергәләп һичшиксез җиңәчәкбез!” – диелә анда.
Хат юллаган укучы кыз янына мәктәпкә барып, Фирдәвес белән Айгөл истәлек талисманы бүләк иткәннәр, рәхмәтләрен җиткергәннәр. Бу башка укучыларга да олы тәрбия чарасы булгандыр, җиңүгә өлеш кертүләре, хәрбиләргә ярдәм итә алулары өчен горурлык хисе уяткандыр, мөгаен.
Бүгенге көндә ил сагына баскан һәр ир-егеткә ныклык, уңыш юлдаш булуын, ә гаиләләренә сабырлык телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев