Җәлил егете кабат күрешергә вәгъдә бирде
Җәлил егете, махсус хәрби операцияне төгәлләп кайткач, янә күрешергә вәгъдә бирде.
Рамил Шәйдуллин Җәлилдә туып-үскән. Поселокның икенче санлы урта мәктәбендә тугызынчы сыйныфка кадәр белем алганнан соң, ул аграр көллияттә һөнәр үзләштергән.
Безнең сыйныф җитәкчебез Рәйхан Зиннур кызы булды. Барыбызны да тигез күреп, бердәм, дус-тату итеп тәрбияләде ул. Мин аңа бүген дә рәхмәт сүзләремне әйтәм. Училищедагы остазым Виталий Болтоносовка да рәхмәтлемен, - диде Рамил Руслан улы.
2003 елда армия сафларына алына ул. Пермь краенда махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә хезмәт итеп кайта һәм моның белән бүгенге көндә дә горурлана. Солдат чыныгуы алып, тагын да җитдиләнеп, һәрнәрсәгә җаваплырак карарга өйрәнә егет. Аннан Әлмәт шәһәрендә политехника көллиятен тәмамлый. Ә хезмәт юлын Рамил Шәйдуллин Җәлилнең технологик транспорт идарәсендә башлый.
Җитәкчебез Рәис Кәлимуллин кул астында тәҗрибә тупладым. Ул һәрвакыт безгә ярдәм итәргә әзер торды, ныклы терәк булды. Хезмәт чыныгуы узган вакытларда аның киңәшләрен тотып эш иттек. Миңа атап, шигырь дә язган, дип ишеттем әле, - диде Рамил.
Себер якларына чыгып китеп, анда да үзен ныклыкка сынап карый әле егетебез. Ә 2022 елда, кайтып, хәрби контракт төзи һәм үзе теләп махсус хәрби операция зонасына китә.
Күрше егете дә барып кайтты. Кызганыч, ул бүгенге көндә исән түгел. Якыннарына сабырлык телим. Аның өчен дә Ватан алдындагы бурычымны үтисем килә. Без булдырабыз! Җиңү безнең якта булачак. Мин әле Сезнең янга кабат киләчәкмен, апа. Аллаһ теләсә, исән-сау кайтырга насыйп итсен! — диде “Татарин” позывнойлы егетебез.
Рамил бүгенге көндә туган ягына ялга кайткан. Дөрес, яраланган хәлдә. Госпитальдә дәвалангач, янә ил сагына китәм, ди. Бишенче тапкыр яраланып, тәнендәге кыйпылчыклары сызласа да, ул бер дә төшенкелеккә бирелми, бирешергә исәбендә дә юк.
Мине тиз генә сындыра алмаслар. Кечкенә булсам да, көчем җитәрлек. “Эт белән бер син”, диләр миңа, бу сүзләрдә хаклык юк түгел. Аллаһ ярдәменнән ташламас. Без бармасак, илне кем саклар? Ватан иминлеге өчен көрәшәбез, - диде кыю старшина.
Курку белмәс йөрәге, ил алдындагы бурычын намус белән үтәгәне өчен, Рамил, 1,2,3 дәрәҗә “Батырлык өчен”, Жуков медальләренә, Батырлык орденына лаек булган.
Рамилгә дуслары, яратып, “Петюня” дип дәшәләр. Җор телле, шома, үзсүзле, үткен, елгыр егетне бер кинофильм героена охшатып шулай атаганнар. Чыннан да, утта янмас, суда батмас шикелле тоелды ул миңа. Аллаһ Тәгалә саклап, яклап йөртсә иде үзен.
Батыр егеткә
Рәис Кәлимуллин
Рамил атлы чандыр гына егет,
Курку белмәс батыр йөрәге.
Илебезне яклап, зур көрәштә
Катнашырга булды теләге.
Икеләнми, юлламасын барлап,
Рәхмәт әйтеп туган нигезгә,
Әнисенең фатыйхасын алып,
Яуга китте хәрби киемдә.
Тугры калып алган бурычына,
Ил каршында биргән антына,
Алгы сафта бара батыр солдат,
Дошманнарның тибеп артына.
Тырышлыгы, үзсүзлеге белән
Ирешәдер һәрчак уңышка.
Күкрәк тулы алган медальләре
Горурлыгы булсын тормышта.
Җиңү бездә булыр, икеләнмим,
Туган илне кирәк сакларга!
Рәсәй армиясе көчлелеген
Һәрвакыт та әзер акларга.
Насыйп итсен батыр егетләргә
Туган якларына кайтырга,
Улын зарыгып көткән аналарга
Балаларын кочып алырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев