30 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда өлкәннәр белән очрашу узды
Сарманда Өлкәннәр көненә багышланган чаралар бара. Аларның берсе 30 сентябрьдә "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды. Биредә оешмалары беткән пенсионерларны чәй табыны янында хөрмәтләделәр. Алар белән муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, район ветераннар советы рәисе Лифкат Фазуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Салават Фәретдинов очраштылар. Өлкәннәр күңелле ял иттеләр.
-
"Сарман" кинотеатры янәдән эшли башлады
Сарманлылар өчен 30 сентябрьдә тагын бер сөенечле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң "Сарман" кинотеатры үз ишекләрен ачты. Анда һәм яңа төзелгән янкормасында кинотеатр, ветераннар клубы урнашты. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты да шунда күчәчәк. Бинаны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, "Татаркино" Дәүләт бюджет мәдәният учреждениясенең Яр Чаллы филиалы...
-
Сарман авылыннан Наилә Сабирова – чәчәкләр үстерү остасы
- Мин чәчәкләрнең барлык төрләрен дә яратам, - ди Сарман авылында яшәүче Наилә Сабирова, - алар һәркайсы үзенчә матур. Хәтта гади ромашка яки бархатцы, дизайн буенча урнаштырсаң, бик матур утырачак. Клумбаларга чәчәкләрне төсләренә карап утыртам: розалар кырына петунияләр дә, башка чәчәкләр дә урнашырга мөмкин. Утыз биш ел гомерен балаларга белем...