30 июнь 2015 яңалыклары
-
Районда чиста пар җирләре 8500 гектарда эшкәртелде
Район хезмәтчәннәре ал-ял белми: терлек азыгы әзерли, үсемлекләрне тәрбияли, көзге чәчүгә җир эшкәртә. 30 июньгә базларга 27900 тонна сенаж салынды, 5900 тонна печән, 65 тонна яфраказык әзерләнде. Чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртү - 62800 гектарда, корткыч бөҗәкләргә каршы - 20600, авыруларга каршы 5000 гектарда башкарылды. Күпьеллык үләннәрнең искергән мәйданнары сөрелә,...
-
Янурыс авыл җирлеге яфрак азык әзерли башлады
Янурыс авыл җирлеге яфрак азык әзерли башлады. Моның өчен яшь тал ботаклары куландылар. Алар аны "Сарман" агрофирмасының "Марс" бүлекчәсенә тапшырдылар. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Сарманда озак көттергән яңгыр ява
Бүген, ниһаять, күпләр көткән вакыйга булды - Сарманда яңгыр ява. Ул бер яктан ява, икенче яктан кояш күренә. Яңгыр алга таба болай озак көттермәс дип ышанып каласы килә.