Яхшыбайда күңелле кичә үтте
21 февральда Яхшыбай авылы клубында Халыкара туган тел һәм Ватанны саклаучылар көннәренә багышланган кичә үтте. Бәйрәмдә татар, чуваш, урыс һәм казах халык җырлары яңгырады. Конкурсларда ир-егетләр дә, хатын-кызлар да актив катнаштылар. "Теремок" һәм "Колобок" әкиятләренең яңа вариантлары күрсәтелде. Кичә дискотека белән дәвам итте.