21 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Сарман районында яңа конкурс старт ала
Хөрмәтле райондашлар! Газетабызның сайтында "Иң матур игезәкләр" дигән конкурс башланып китә. Анда катнашыр өчен безнең электрон почтага игезәкләрнең иң матур фотографияләрен җибәрегез: sarmangazetam11@mail.ru. Конкурста төрле яшьтәге кешеләр катнаша алалар. Нәтиҗәләр тавыш биреп билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне приз көтә.
-
Сарманлылар интернеттан башка да яши ала
26 гыйнвар - Халыкара "интернетсыз" көн. Исеменнән күренгәнчә, бу көнне интернетны кулланмыйлар. Ул безнең көнкүреш тормышка шулкадәр нык кереп китте ки, ансыз яшәүне күз алдына китерүе дә авыр. Тик бер көн генә түзеп була инде ул. Шулай бит? Шулаймы-юкмы, безнең сораштыру күрсәтер. Ул тулысынча аноним рәвештә булачак.
-
Сарманлылар кыш көне ямансулап йөрми
Депрессив кышкы көннәрдә ничек кәефне күтәрергә дисәгез, кочаклашыгыз. Көне дә туры килеп тора: бүген, 21 гыйнвар - Халыкара кочаклашу көне. Кызганыч, ул Россиядә киң таралыш тапмады. Ә бит белгечләр сүзе буенча, комфорт рәвештә тормыш алып бару өчен көненә 7-8 кешене кочакларга кирәк. Әлбәттә, әлеге алымның икенче өлеше дә бар, тик...
-
Сарманлылар яңа авиарейс белән оча алалар
"Челнинские известия" газетасы сайты хәбәр иткәнчә, Яр Чаллы шәһәреннән Түбән Новгородка яңа авиарейс ачылган. Ул Бегишево аэропортыннан сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 11:25 сәгатьтә юл тотачак. Бер якка билет бәясе 2125 сумнан башлана.