Әниләрне дә кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?!
Таба алмам алыштырыр кеше –
Әйләнсәм дә бөтен дөньяны.
“Балам ” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күнелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез көчле, сез батыр, сез – безнең куаныч!
Сез – алтын багана, гаиләдә – сез терәк.
Тынычлык, иминлек сагында – сез кирәк!!!