Кичә Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең терлекчелек буенча консультанты Рәмилә Муратова район агрофирмаларының сөтчелек ферма - комплексларында булып, хәлләрнең ни дәрәҗәдә икәнлеген карап, терлекчелектә икенче квартал нәтиҗәләре буенча алдынгыларны билгеләп үттеләр.