Штрафларны — игелекле эшкә. «Татнефть» Компания үзенең хәйрия фонды аша
республикабызның көньяк-көнчыгышында мохтаҗ кешеләр өчен чираттагы «Игелек
җыелмалары» туплады. 10 мең данә азык-төлек җыелмасы Компания объектларында
эшләүче подряд оешмаларына салынган штраф санкцияләре суммалары исәбенә
формалаштырылган иде.