РИА Новости хәбәр иткәнчә, 2021 елда Яңа ел каникулы 1 гыйнвардан 3 гыйнварга кадәр генә дәвам итәргә мөмкин. Федерация Советының икътисад бүлеге башлыгы Андрей Кутепов киләсе елда Яңа ел каникулын 1-3 гыйнварга калдыру турында закон проектын Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына фикер алышуга җибәргән.