Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасында катнашты. Биредә Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре юбилей әләменә үз субъектларының флаг миниатюраларын беркетте.