14 февраль көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбендә якташыбыз – татар халкының мәшһүр җырчысы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган чара – җырчы исемендәге “Илһам чишмәсе” II ачык балалар җыр бәйгесе үткәрелде.