Бал
Балаларның һәм олыларның яраткан ризыгы иммунитетны күтәрә, бактерицид эффектка ия, ялкынсынуга каршы тора, авыртуны баса һәм тернәкләнергә ярдәм итә. Балда А, В1, В2, В6, С, РР, К, Е витаминнары, файдалы органик кислоталар, 300 дән артык микроэлемент бар. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, балны кайнар эчемлекләргә салырга ярамый. Болай эшләгәндә балның бик күп файдалы үзлекләре юкка чыга. Иң яхшысы аны эремчек яки җиләк-җимешләр белән ашау.