Ата-бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына халык шәҗәрә аркылы инанган. “Җиде бабаңны белү фарыз”, “Олыларны олылау , туган –тумачаңны, нәсел- нәсәбеңне белү фарыз ”,- дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару, туган җиреңнең, халкыңның тарихын белү зарури.