Стәрлетамакта яшәүче Гөлназ Зәйнуллина аякларының лимфатик шешенүеннән җәфалана. Аңа Елена Малышева белән “Здорово жить” программасы эфирында бушлай дәвалану вәгъдә ителә. Тик, социаль челтәрдә ханым хәбәр иткәнчә, программаны төшерелгәннән соң, акча таләп иткәннәр.