Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, оборона предприятиеләре хезмәткәрләре һәм Ленинград блокадасын кичерүчеләрнең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Төп сараенда “Хәтер юлы” (“Дорога памяти”) тарихи-мемориаль комплексының мультимедиа галереясы булдырыла.