Популяр артист, талантлы җырчы Элвин Грей турында күпләр сөйлиләр. Татарстанның һәм Башкортстанның иң зур стадионнарын шыгрым тутырып, күптән түгел генә ике зур концерт оештырган башкорт егете татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу куптарды. Шунысы кызык, телләрен онытып баручы яшь буынны татарча җырлаткан Радик Юльякшинны күпләребез Elvin Grey исеме астында беләбез.