9 декабрь 2018 яңалыклары

  • 9 декабрь 2018 - 18:36
    Хәсән Туфан шигырьләрен сохари эчендә саклаган
    9 декабрь – Хәсән Туфан туган көн. Татар әдәбиятының мосафир шагыйре дип атыйлар аны. Биографиясен укысаң, ышанасың – чыннан да мосафир инде. Уралда заводта эшли, Уфада укый, Урта Азия һәм Кавказ буйлап җәяүләп сәяхәт итә, гомеренең 16 елын сөргендә уздыра. Һәм һаман яза, яза, яза.
    925
    0
    0
  • 9 декабрь 2018 - 18:07
    Ә син газета -журналларга язылдыңмы әле?
    Бу көннәрдә почта бүлекләрендә, хат ташучылар өчен “урак өсте”. 2019 елның беренче яртысына газета-журналга яздыру кампаниясе төгәлләнүгә күп тә калмый. "Сарман" газетасы редакциясе дә тик тормый: төрле бәйгеләр оештыра, концерт-киноларга билет оту мөмкинлеге тудыра...
    953
    0
    0
  • 9 декабрь 2018 - 17:00
    Без ришвәткә каршы, -диләр Каташ— Каран мәктәбе укучылары
    9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне. Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнә. 2003нче елда коррупциягә каршы Конвенциягә кул куела. Әлеге документка имза куйган илләрдә ришвәтчелеккә бәйле эшләр жинаять кылу буларак кабул ителә. Русиядә иң беренчеләрдән булып Конвенциягә кул куела. "Мин ришвәт алмыйм, минем держава өчен хәтерем кала." "Белое солнце пустыни" нәфис фильмы герое Павел Верещагинның һәркемгә мәгълүм бу сүзләре бүгенге көндә дә мөһимлеген югалтмый.
    893
    0
    0
  • 9 декабрь 2018 - 15:00
    Татарстанда эшче лифт шахтасына егылып үлгән
    Фаҗига 7 декабрь көнне кич Түбән Камада шәһәренең Тынычлык проспекты буенча 14нче номерлы йортта булды.
    1036
    0
    0
  • 9 декабрь 2018 - 14:00
    Ватан геройлары көне уңаеннан, Каташ -Каран мәктәбендә узган чара
    9 декабрь- Ватан Геройлары көне. Ул Россиядә билгеләнеп үтүче мөһим бәйрәм. Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән. Ватан Геройлары көнен билгеләү тарихы 1917 елга барып тоташа. Бу көнне Георгий кавалерлары батырлыкларын хөрмәтләгәннәр. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карарда РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләүне тәкъдим итә.
    1103
    0
    0
  • 9 декабрь 2018 - 11:00
    Ләшәү Тамак мәктәбендә яшь педагоглар семинары үткәрелде
    Яшь укытучыларга ярдәм итү, тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан Ләшәү Тамак төп белем бирү мәктәбендә семинар узды. Ләшәү-Тамак директоры Ринат Дәүләтов үзенең чыгышында хезмәт юлын башлап кына киткән укытучыларга киңәшләр бирде, мәктәп белән таныштырды.
    1068
    0
    1
Реклама