9 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Райондашларыбызга Татарстан Республикасының Пенсия фонды Бүлегенең 2017 елдагы эшчәнлеге күрсәткечләре
Пенсия һәм пособия түләү 2017 елда 800 мең эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 5,8% артты (1 февральдән 5,4%, 1 апрельдән 0,38% индексацияләнгән). Августа Пенсия фонды 2016 елда эшләгән 316 мең пенсионерның иминият пенсияләренә еллык корректировка ясады. Нәтиҗәдә, 2017 елда эшләмәүче пенсионерларның уртача еллык иминият пенсияләре күләме 13,2 мен сум тәшкил итте....
-
Райондашлар,белеп торыгыз:машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген ташларга ярамый?!
Янгын чыгу куркынычын һәм табигать чисталыгын контрольдә тоту өчен, россиялеләргә машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген ташлауны тыя торган закон кабул ителде. Законны Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев раслады һәм кул куйды. Әлеге хөкүмәт карары үз эченә табигатьне һәрвакыт чуп-чардан арындырып торырга, үз яшәү территорияңдә үскән үләннәрне чабып торырга, коры үләнне, чуп-чарларны яндырмаска...
-
РАЙОНДАШЛАР,БЕЛМИ КАЛМАГЫЗ: Татарстанда аз керемле гаиләләргә айлык пособие күләме артты. Ничә сумга? Башка социаль түләүләрнең күләме хәзер күпме? БАРЫСЫ ХАКЫНДА ДА МОННАН УКЫГЫЗ:
Республикада, керемнәрне исәпкә алып, 15 социаль ярдәм чарасы бирелә. Бу ярдәмнән 1,2 млн кеше файдалана. Алар өчен социаль түләүнең күпмегә артачагын " Татар-информ" мәгьлүмат агентлыгы белеште. Республика законы нигезендә, айлык акчалата түләүнең күләме төбәк ташламасына ия булучылар өчен 2018 елда инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып индексацияләнәчәк. Индексациянең коэффициенты 1,04 куләмендә билгеләнгән....
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Азат
Таепов Азат Алмазович, Сарман.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Айнур
Абдуллин Айнур.Морбаштан.
-
Сарманлыларның канатлы дусларына мөнәсәбәте ничек?
Канатлы дусларыбызга бу көннәрдә җиңел түгел. Алар, азык эзләп, бакчаларга киләләр. Ә сез аларны сыйлыйсызмы?
-
Сарман балалары чүлмәк ясау серләре белән танышты
Район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрлре балалар өчен балчык әвәләү буенча интерактив чара үткәрде. Балчыктан сыннар әвәләү гаҗәеп осталык һәм түземлелек таләп итә торган хезмәт. Үз кулың белән ясалган һәр сынга синең күңел җылың салына. Балалар чүлмәк ясау эшенең нечкәлекләре, технологиясе белән таныштылар, туган як...
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Илдан
"Тугры дус белән бергә" Габдулгазизов Илдан
-
Күтәмәле авылы халкы ял вакытларын күңелле итеп үткәрде
Күтәмәле авылында концерт куйдылар. "Балкыш " вокал,фольклор чыгышлары , Гөлгенә апа, Алина апа, Гөлфинә ,Галия ,Алсуның җырлаулары халык күңеленә илаһи көч бирделәр. Биюче Регина, Дилә апа тамашачы алкышларына күмелделәр. Скетч та халык күңелен яулады. Алып баручы Гүзәлия Фаттахова бәйрәмне искиткеч алып барды. Күтәмәл халкы ял вакытларын күңелле итеп үткәрде.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Илназ
Фотоконкурста катнашучы Владивостоктан хезмәт итеп кайткан Җәлил егете Мугинов Илназ. Бер ел буена көтеп алган тугры дусты белән очрашты.