1 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 1 сентябрь 2017 - 16:00
    Карашай Саклауда бәйрәм үткәрелгән
    30 август-Татарстан Республикасы көненә карата Карашай Саклау авылы мәдәният йортында ,китапханә белән берлектә бәйрәм үткәрелде. Авыл яшьләре белән "Казан - татар халкының рухи мәркәзе" дигән исемдә викторина үткәрелде. "Казанның тарихи урыннары " дигән исемдә китап күргәзмәсе оештырылды.
    679
    0
    0
  • 1 сентябрь 2017 - 14:07
    Илексазда беренче кынгырау 31 тапкыр шалтырады
    Бүген Илексаз мәктәбендә кыңгырау 31 нче тапкыр укучыларны "Белем иле "нә дәште. 9 нчы сыйныфта 1 кыз укыячак, ә 1 нче сыйныфка 3 егет, 1 кыз керде. Аларны котларга авыл җирлеге башкарма комитеты житэкчесе урынбасары Әлфия Әһелтдинова , Ак Барс банкы җитәкчесе Габбәс Ризатдинов , полициядән Гөлнара Саетова килгәннәр иде....
    1648
    0
    0
  • 1 сентябрь 2017 - 11:43
    Бәйрәм пылавы тәмле булды
    Бүген мөселман халкы иң изге бәйрәмнәребезнең берсе - Корбан гаетен билгеләп үтә. Районыбыз үзәгендә, бистә, авылларда Гает намазлары, вәгазьләре укылды, бәйрәм коймагы белән сыйландылар. http://sarman-rt.ru/component/k2/item/14551.html 13.00 сәгатьтә "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге артындагы паркка райондашларны корбан итеннән авыз итәргә чакырдылар. Бәйрәм котлавыннан, вәгазьләрдән соң балалар Корбан бәйрәменә багышланган шигырьләр укыдылар. Соңыннан бәйрәмдә...
    1537
    0
    0
  • 1 сентябрь 2017 - 10:24
    Әлмәт мәктәбендә Белем бәйрәме истәлекле булды
    Бүген Әлмәт мәктәбендә үткән Белем бәйрәме аеруча истәлекле булды. Чөнки ул укучыларын капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәреп, мәгърүр булып каршы алды. Тыштан ук заманча эшләнеше белән җәлеп итсә, эчке якта да шактый күләмле эшләр башкарылды. Түбә, идән-түшәм алыштырылды, стеналар, электр хуҗалыгы, сантехника яңартылды. Бәйрәм тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты. Авылдашлары...
    764
    0
    0
  • 1 сентябрь 2017 - 10:09
    Бүген районыбыз мәчетләрендә Корбан гаете узды
    Бүген район үзәге, бистә, авыллар мәчетләрендә Корбан гаете узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Җәмигъ" мәчетендә узган чарада катнашып, райондашларны олуг бәйрәмебез белән тәбрикләде. - Корбан бәйрәме элек-электән халыклар дуслыгын, бердәмлеген ныгытуга ярдәм иткән. Ул өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәткән. Бүгенге көндә районда 41 мәчет эшли,...
    1348
    0
    0
Реклама