18 август 2017 яңалыклары
-
Сарманда Рафис Уразаев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бүген, 18 август көнне, район үзәгенең "Сарман" кинотеатрында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаевның 70 яшьлек юбилеена багышланган "Сәнгатькә багышланган гомер" дигән кичә үткәрелде. Юбилярны район җитәкчелеге, барлык сарманлылар исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, якыннары һәм башкалар тәбрикләделәр. Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый...
-
Иң мул уңышны Сарман һәм Зәй районнарында суктыралар
15 августта республика кырларыннан бер миллион тонна ашлык суктырып алынды. Иң мул уңыш буенча лидерлыкны Сарман һәм Зәй районнары игенчеләре бүлешә. Әлеге районнарда һәр гектардан уртача 51,1 центнер уңыш җыеп алына.
-
Сарман-Илексаз юлында яңа асфальт түшиләр
Район үзәгендә күләмле төзекләндерү, төзү эшләре дәвам итә. Ленин урамында яңа асфальт түшәлүе, тротуарга брусчатка җәелүе, йортлар ремонтлануы, аларны тышкы яктан матурлау хакында хәбәр иткән идек. Сарман-Илексаз юлында да юл төзү эшләре бара. Биредә яңа асфальт түшиләр. Шулай ук укыгыз: Сарман-Зәй трассасында юлларны ремонтладылар
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сыр, йогырт һәм чили борычы белән пешерелгән яшелчәләр
Сезгә сыр, йогырт һәм чили борычы белән пешерелгән яшелчәләр рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: баклажан - 3 данә; болгар борычы - 3 данә; кызыл чили борычы - 1 данә; помидор - 3 данә; сыр - 200 грамм; йогырт - 400 миллилитр; тартылган кара борыч - 2 чеметем. Баклажанның әчесен алабыз....
-
Районда комбайнчыларны бүләкләделәр
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, комбайнчылар янында булып, алар арасында барган ярышның икенче җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр. «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүчеләрдән бу юлы беренчелекне «Җәлил» агрофирмасыннан Максим Григорьев яулады. Икенче урында - шул ук агрофирмадан Рәис Фазлыев....
-
Район үзешчәннәре "Җәлил" агрофирмасы комбайнчыларына концерт күрсәттеләр
Район үзешчәннәренең комбайнчылар өчен оештырылган концертлары дәвам итә. Кичә концерт "Җәлил" агрофирмасы басуында булды.
-
Сарман-Зәй трассасында юлларны ремонтладылар
Сарман-Зәй трассасыннан районыбыз авылларына, күрше шәһәргә йөрүчеләр хәзер тигез юлдан җилдерәләр. Биредә асфальт түшәлде, юлларны кисеп, борылышларны уңайлы итеп ясадылар. Юлда машина йөртүчеләргә тагын да уңайлы, юл йөрү кагыйдәләрен саклау өчен тиешле билгеләр, киртәләр урнаштырылды.
-
Карашай-Саклауда "Мактауларым сиңа, көтүче!" дигән көтү каршылау йоласы үтте
Кичә Карашай-Саклау авылында "Мактауларым сиңа, көтүче!" дип исемләнгән көтү каршылау йоласы үтте. Иң матур таякка, сыер исеменә, иң оста чыбыркы шартлатучыга конкурслар үткәрелде.
-
Бүген Сарманда Рафис Уразаевның юбилей кичәсе үтәчәк
Бүген, 18 августта, 10.00 сәгатьтә «Сарман» кинотеатрында якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаевның «Сәнгатькә багышланган гомер» дип аталган юбилей кичәсе үткәрелә. Керү ирекле.