10 август 2017 яңалыклары
-
Районда алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова катнашындагы комиссия терлекчелек комплексларында, фермаларда булдылар. югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Терлекчелек комплексларында "Иң яхшы сыер...
-
Әлмәттә яшьләр волейбол уйнадылар
9 августта Әлмәт авылында ялга кайткан һәм авылда эшләүче яшьләр арасында волейбол ярышы булды. Анда мәдәният йорты хезмәткәрләре "Туган авылны яратыгыз!" дигән аңлату эше алып бардылар. Сарман үзәк китапханәсе
-
Район үзешчәннәре "Нөркәй" агрофирмасы комбайнчыларын күңелле ял иттерделәр
Район үзешчәннәре комбайнчыларны концертлары белән сөендерүне дәвам итәләр. Бүген алар "Нөркәй" агрофирмасы хезмәткәрләрен күңелле ял иттерделәр. Шулай ук укыгыз: "Сарман" агрофирмасы комбайнчылары янына басуга район үзешчәннәре концерт белән килделәр
-
Районда комбайнчылар арасында ярышның беренче җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген комбайнчылар арасында ярышның беренче җиңүчеләрен бүләкләделәр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, комбайнчыларга акчалата бүләкләр тапшырдылар. «Нью Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында беренчелекне «Сарман» агрофирмасыннан Рамил Әһелтдинов, икенче урынны аның хезмәттәше Илмир Хафизов, өченче урынны «Нөркәй»...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – файдалы конфетлар
Сезгә файдалы конфетлар рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: күрәгә - 100 грамм; караҗимеш - 150 грамм; солы лачаулары - 100 грамм; әстерхан чикләвеге - 50 грамм; лимон - ½ данә; бал - 50 грамм; кунжут - 3 аш калагы; кокос йомычкасы - 2 аш калагы. Күрәгә һәм караҗимешне яхшылап юабыз...
-
Кәүҗияклеләр игелек кылалар
"Игелек кыл" акциясен дәвам итеп, Кәүҗияк мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр, балалар белән берлектә "Җиләк көне" үткәрде. Җыелган җиләкләрне өлкәннәргә һәм инвалидларга өләштеләр. Күбрәк фотолар - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Илексазда күңелле яшиләр
Илексаз авылында җәй менә шулай күңелле үтә. Илексазым - моңлы сазым фото: стоп-кадр
-
Сарманның Ленин урамындагы 65 йортның фасадын тышлыйлар
Районда төзекләндерү эшләре дәвам итә. Алар Сарманның Ленин урамындагы 65 йорттында да бара. Хәзерге вакытта әлеге йортның фасадын тышлыйлар.
-
Район өлкәннәре "Интернетка рәхмәт-2017" конкурсында катнаша алалар
Өлкән буын кешеләренең компьютер һәм Интернет грамоталылыгын үстерүне күздә тотып, төрле чаралар тормышка ашырыла. Пенсия фонды һәм «Ростелеком» җәмгыяте тарафыннан оештырылучы «Интернетка рәхмәт-2017» конкурсы шуларның берсе булып тора. Ул «Дәүләт хезмәтләре порталы: минем тәҗрибә», «Минем Интернеттагы уңышларым» һәм башка номинацияләр буенча үткәрелә. Анда пенсионерлар һәм 50 яшьтән өлкәннәр катнаша ала....