25 июль 2017 яңалыклары

  • 25 июль 2017 - 16:00
    Районда балалар мәйданчыгы күбәячәк
    Күп катлы йортлар янында урнаштырылган балалар мәйданчыкларын күргән саен, кечкенәләр өчен күңел шатлана. Ә алар янында уйнап йөргән балаларны күргәч - икеләтә шатлык. Быел да районда 7 балалар мәйданчыгы урнаштыру планлаштырылды. Аның беренчесе Сарманда Хәсән Туфан урамының 63 нче йорты янына куелды. Җәлил поселогында исә - 2, Әлмәт, Иске Кәшер,...
    720
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 13:46
    Карашай Саклауда дискотека узачак
    28 нче июль Карашай - Саклау мәдәният йорты каршында уздырылачак "Бер картлыкта - бер яшьлектә" исемле дискотекага чакырабыз. Сезне уен - көлке, җыр-бию, лотерея уйнатылу көтә. Рәхим итегез! Башлана 20:00.
    723
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 13:32
    "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре мультфильм караганнар
    «Ләйсән» балалар бакчасы нәниләре буген «Сарман» кинотеатрында «Олли и сокровища пиратов» исемле кызыклы мультфильмны яратып карадылар.
    562
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 12:57
    Районда һава торышы бозыла
    Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 26 июльдә көндезге сәгатьләрдә Татарстанда урыны белән яшен булу ихтимал. Яшен вакытында көнбатыштан искән җилнең секундына 15-18 метр тизлеккә җитеп көчәю мөмкинлеге фараз кылына.
    2
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 12:35
    Райондашыбыз Илсөя Бәдретдинова белән сәяхәттән кайтты
    Райондашыбыз Гүзәл Кәрәмиева җырчы Илсөя Бәдретдинова белән Төркиядән кайтты. Алар белән бергә сәяхәткә Илсөянең улы да барган. - Елга бер тапкыр ял итеп кайту кирәк. Ашарга әзер, бүлмәңне җыештыралар, рәхәтләнеп күңел ачасың, диңгездә коенасың, барлык эшләр дә онытылып тора. Вәсимә апа Хәйруллина әйтмешли, "все включено" нык ярдәм итте. Иҗат кешесе...
    527
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 12:13
    ЧҮП ЯНДЫРУ ЗАВОДЫ ТАБИГАТЬКӘ ЗЫЯНЛЫМЫ? ЧҮП ЯНДЫРУ ЗАВОДЛАРЫ ТУРЫНДА 5 УЙДЫРМА
    Автор: Айгөл МОТЫЙГУЛЛИНА Казанда якын вакытта төзү күздә тотылган чүп яндыру заводы турында әллә никадәр имеш-мимешләр йөри. Аларның кайберләренә чик кую өчен "Интертат" экспертларга мөрәҗәгать итте. 1. Чүп яндыру заводының газ чистарту системалары бөтен зарарлы матдәләрне дә тоткарламый? Интернетта Мәскәүдәге 2нче чүп яндыру заводыннан зарланган язмалар белән танышырга була. Аның...
    627
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 11:50
    Районда борчак ашау тыела
    Сак булыгыз! Борчак басулары корткыч бөҗәкләргә каршы агулы химикатлар белән эшкәртелде. Борчакны ашау тыела. "Җәлил" агрофирмасы дирекциясе.
    898
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 11:35
    Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Фәрбидә Солтановага 90 яшь тулды
    Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Солтанова Фәрбидә Закир кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Кулына хат алуга, Фәрбидә әби күзлексез, матур итеп, конверт тышына язылганнарны укып та куйды. - Москва, Кремль, дип язылган. Зурлаганнар...
    529
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 09:58
    Өчөйле Саклауда тырыш халык яши
    Өчөйле Саклау авыл клуб мөдире китапханә белән берлектә авылның матур йортлары,матур чәчәк үстерүчеләр,кош - корт асраучылар,кул эшләре осталарында булдык. Набиуллина Гөлүзә апа матур итеп чәчәкләр бәйли,сөлгеләр чигә,чәчәкләр үстерә. Миңнуллина Лилия апа берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә. Миңнуллина Раилә авылның оста чәк-чәк пешерүчесе һәм матур чәчәкләр үстерә. Авылның матур йорт хуҗалары :...
    479
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 08:56
    Күрше районда бер кызны бәладән коткарганнар
    Дүрт яшьлек кызның сәламәтлегенә зыян килмәгән. (Казан, 25 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичке сигезләр тулып килгәндә 112 хезмәтенә әлмәтлеләр шалтыратып, Төзүчеләр проспектындагы 47 нче йортның бишенче кат балконы козырегында бер кыз бала басып торуын әйтәләр, - дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. Шунда ук урынга коткаручылар бара. Алар арадаш балконнан альпинист...
    493
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 06:34
    Сарманлылар өчен август аена намаз вакытлары
    Сарманлылар өчен намаз вакытлары. Мил көн Атна көне Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Һиҗри көн Сәхәр тәмам Мәчеттә укыла 1 Сш 01:37 02:07 03:37 11:35 16:58 19:33 21:03 9 Зөлкагъдә ае 2 Чр 01:38 02:08 03:38 11:35 16:57 19:31 21:01 10 3 Пн...
    0
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 05:34
    Матбугат үзәге оештырган акциягә Гөләндәм Хәлиуллина кушылды
    Матбугат үзәге оештырган "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" акциясе дәвам итә. Аңа кушылучы игелекле кешеләрнең тагын берсе - Илексаз авылыннан Гөләндәм Хәлиуллина. Ул башмак белән оекбаш бәйләп алып килгән. Матур-матур шигырьләр, язмалар иҗат итү өстенә Гөләндәм шундый игелек кылырга да вакыт таба. Аңа зур рәхмәтләребезне белдереп, башкаларның да акциябезгә...
    557
    0
    0
  • 25 июль 2017 - 05:18
    Морбашта концерт була
    Бүген, Морбаш мәдәният йортында Мөслим үзешчәннәре концерты була. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү ирекле. Рәхим итегез!
    927
    0
    0
Реклама