24 июнь 2017 яңалыклары
-
Сарманда Яшьләр көнен билгеләп үттеләр
Бүген Сарманда Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм кысаларында концерт программалары күрсәтелде, спорт уеннары оештырылды, сәүдә нокталары эшләде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин район сәясәтендә активлык күрсәткән яшьләрне бүләкләп китте. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин спорт уеннарында җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырды. Яңгыр явып торуга карамастан, бәйрәм бик...
-
Ләке округына өстәмә сайлаулар билгеләнде
2017 елның 21 июнендә, Сарман район территориаль сайлау комиссиясе карары белән, өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Ләке авыл җирлегенең 5 нче номерлы бермандатлы сайлау округына 2017 елның 10 сентябренә өстәмә сайлаулар билгеләнде. Шулай ук укыгыз: Районда өстәмә сайлаулар билгеләнде
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кыяр салаты
Сезгә кыяр салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яңа кыяр - 8 данә; - укроп - 6 сабак; - яңа тартылган кара борыч - тәм буенча; - тоз - тәм буенча; - джугас сыры - 80 грамм; - зәйтүн мае - 8 аш калагы; - әче аштәмләткече (Франциянеке) -...
-
Бүген Сарманда Яшьләр көне үтәчәк
Бүген, 24 июньдә, Сарманда Яшьләр көне үтәчәк.Сезне аның программасы белән таныштырабыз. Бәйрәм "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан ял паркында узачак. 17.00 - 19.00 - буяу фестивале 19.00 - 20.30 - концерт 20.30 - 23.00 - дискотека Бәйрәмдә сәүдә нокталары эшләячәк, спорт уенннары (велоузыш, роллерларда узыш һәм стритбол) оештырылачак.