20 июнь 2017 яңалыклары

  • 20 июнь 2017 - 13:53
    Сарманлылар 2018 елда яңача ял итәчәкләр
    РФ Хезмәт министрлыгында 2018 елда ялларны күчерү проектын әзерләделәр. Әйтик, ведомстволарга 6, 7 гыйнвардагы ял көннәрен (шимбә, якшәмбе) 9 мартка һәм 2 майга, ә 28 апрель, 9 июнь, 29 декабрьдәге ялларны (өчесе дә шимбә) шул рәвешчә 30 апрель, 11 июнь, 31 декабрьгә (дүшәмбеләр) күчерергә тәкъдим ителә. Проект хупланса, 2018 елда...
    618
    0
    0
  • 20 июнь 2017 - 13:09
    Бу атнада Сарманда Яшьләр көне үтәчәк
    Сезне 24 июньдә Сарманда үтәчәк Яшьләр көне программасы белән таныштырабыз. Ул "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан ял паркында узачак. 17.00 - 19.00 - буяу фестивале 19.00 - 20.30 - концерт 20.30 - 23.00 - дискотека Бәйрәмдә сәүдә нокталары эшләячәк, спорт уенннары (велоузыш, роллерларда узыш һәм стритбол) оештырылачак.
    586
    0
    0
  • 20 июнь 2017 - 12:10
    Сарман урта мәктәбе лагерына йөрүче балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар
    Бүген Сарман урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Салават күпере" лагерына йөрүче балаларны район буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Раил Бакиров һәм Руслан Быренков янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар файдалы һәм бай эчтәлекле мәгълүмат, кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, янгын куркынычсызлыгы темасына асфальтка рәсем ясадылар.
    539
    0
    0
  • 20 июнь 2017 - 11:09
    Район делегациясе солдатлар төшке ашыннан авыз итте
    Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева җитәкчелегендәге делегациянең баш хәрби комиссар Сергей Погодин чакыруы буенчакичә "Патриот" республика спорт-патриотик һәм яшьләрне призывка әзерләү үзәгендә булуы турында без хәбәр иткән идек. Эшлекле сәфәр кысаларында безнекеләр булачак ил сакчылары һәм чараны оештыручылар белән бергә солдатлар төшке ашыннан авыз иттеләр.
    634
    0
    0
  • 20 июнь 2017 - 09:30
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – витаминлы салат
    Сезгә витаминлы салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - пешерелгән тавык түшкәләре - 300 грамм; - яшел ачы торма - 1 данә; - кишер - 100 грамм; - кабак - 150 грамм; - башлы суган - 1 данә; - кыздыру өчен үсемлек мае - 1 аш калагы; - тоз -...
    0
    0
    0
  • 20 июнь 2017 - 08:54
    Сарманда "Хайтарма" дигән фильм күрсәтәләр
    22 июньдә илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан иртәгә, 21 июньдә, "Сарман" кинотеатры район үзәк ял паркында "Хайтарма" дигән фильм күрсәтәчәк. Башлану вакыты - 21.00 сәгать.
    632
    0
    0
  • 20 июнь 2017 - 08:00
    Район делегациясе "Патриот" республика спорт-патриотик һәм яшьләрне призывка әзерләү үзәгендә булды
    Баш хәрби комиссар Сергей Погодин чакыруы буенча район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева җитәкчелегендәге делегация кичә "Патриот" республика спорт-патриотик һәм яшьләрне призывка әзерләү үзәгендә булдылар. Армия сафларына китүче егетләрне моңа кадәр район хәрби комиссариат бүлегеннән озатсак, бу юлы Казан шәһәрендә урнашкан Җыелу пунктындагы шартлар белән таныштык. Гүзәл Рифкатовна армия хезмәтенә китүче...
    652
    0
    0
  • 20 июнь 2017 - 06:28
    Яхшыбай һәм Анак авылларының кичке Сабантуе "Кырык Чишмә" буенда үтәчәк
    Хөрмәтле авылдашлар! Сезне 30 июньдә үтәчәк Яхшыбай һәм Анак авылларының кичке Сабантуена чакырабыз. "Кырык Чишмә" буена рәхим итегез! Башлана 17.00 сәгатьтә.
    938
    0
    0
  • 20 июнь 2017 - 06:03
    Сарманда балалар өчен бәйрәм оештырылды
    Кичә "Дулкын" бассейны артындагы яңа Ял паркында Сарман сәнгать мәктәбе коллективы балалар өчен "Җәй бизәкләре" дигән ял киче оештырды. Сарман сәнгать мәктәбенә йөрүче сәләтле балалар укытучылары белән берлектә яшь дуслары өчен иң матур җырларын һәм биюләрен башкардылар, барысы бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар. Күмәк уеннарда барысы да бик теләп катнаштылар, ә...
    570
    0
    0
  • 20 июнь 2017 - 05:00
    Әлмәттә Радик Багаутдинов истәлегенә волейбол ярышлары узды
    17 июньдә Әлмәт авылында физкультура укытучысы Радик Багаутдинов истәлегенә багышланган волейбол ярышлары үтте. Призерлар һәм иң яхшы уенчылар бүләкләнделәр.
    590
    0
    0
Реклама