10 июнь 2017 яңалыклары
-
Район халкы, газетага язылып, телевизорлы була ала
15 майдан «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Языл һәм телевизор от» акциясендә катнашыгыз. 30 июньгә кадәр «ТАТМЕДИА»нең кимендә өч басмасына (басмалар исемлеге - tatmedia.ru сайтында һәм почта бүлекчәләрендә) язылып, квитанция күчермәсен «Акция» билгесе белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 якиpodpiska@tatmedia.ru адресына җибәрергә кирәк. Телевизор, фотоаппарат һәм башка бүләкләр оту мөмкинлеге булачак....
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – өрек, кузгалак һәм пестә белән дөге салаты
Сезгә өрек, кузгалак һәм пестә белән дөге салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - көрән дөге - 250 грамм; - өрек - 5 данә; - чистартылган пестә (фисташка) - 1 уч; - рукола - 1 уч; - яңа кузгалак - 1 бәйләм; - каурыйлы яшь яшел суган башы - 3...
-
Иртәгә Сарманда "Мәңге яшә, Россия!" дигән концерт күрсәтеләчәк
Иртәгә, 11 июньдә, Сарманның «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан ял паркында Россия көненә багышланган «Мәңге яшә, Россия!» дип исемләнгән зур концерт үтәчәк. Башлану вакыты - 18.00 сәгать. Рәхим итегез!
-
Районда үткән смотр-конкурсны телевизордан күрсәтәчәкләр
6 июньдә районда азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча смотр-конкурс үтте. Без аның турында хәбәр иткән идек. Смотр-конкурсның барышын «Россия-1» каналы журналистлары да төшерде. Тапшыруны бүген 8.00 башлана торган «Вести-Татарстан» тапшыруында һәм «Вести-24» каналында 18.10 сәгатьтә карарга була.