7 май 2017 яңалыклары
-
Районда чәчүдә катнашкан механизаторларны бүләкләүнең чираттагысы узды
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илнур Салихов катнашындагы комиссия чираттагы өчкөнлек буенча җинүчеләрне бүләкләде. Алдынгылар сафында - күбрәк "Сарман" агрофирмасында эшләүчеләр. Алар 8 сертификатка ия булдылар. "Җәлил" агрофирмасы - 3, нөркәйлеләр 1 сертификатка ия булдылар. Нәтиҗәләр: Безнең...
-
Район халкы кемне иң яхшы шәфкать туташы дип саный?
12 майда Бөтендөнья шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без сораштыру үткәрергә уйладык. Иң яхшы шәфкать туташы дип уйлаган кешенең исем-фамилиясен комментарийларда калдыра аласыз.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак коймаклары
Сезгә кабак коймаклары рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кабак - 350 грамм; - 3,2 % кефир - 250 грамм; - он - 230 грамм; - тавык йомыркасы - 1 данә; - әфлисун цедрасы - 1 данә; - ак май - 1 аш калагы; - шикәр - 1 аш калагы;...
-
Районда чәчү эшләре 34700 гектарда башкарылды
Районда чәчү эшләре 34700 гектарда башкарылды, бу язда чәчеләсе барлык мәйданнарның 70 процентын тәшкил итә. Арпа, солы, борчак, люпин, берьеллык үләннәр чәчү төгәлләнде. Көнбагыш чәчү - төгәлләнү алдында. Язгы бодай - 6900 гектарда, шикәр чөгендере 10500 гектарда, ягъни планлаштырылган мәйданнарның 88 процентында чәчелде. Бөртеккә кукуруз чәчү башланды, эш 300 гектарда...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары ветераннарга открыткалар ясадылар
Зур Нөркәй урта мәктәбендә Җиңү көненә багышланган акцияләр һәм чаралар уза. Кичә икенче сыйныф укучылары тыл һәм сугыш ветераннарына открыткалар ясадылар.
-
Карашай Саклау һәм Шәрләрәмә авыллары зиратларында өмәләр узачак
8, 9 майда - Карашай Саклау, 9 майда Шәрләрәмә авыл зиратларында өмәләр уздырыла. Балта, пычкы, тырма кебек эш кораллары алып килү сорала. Өмәләр 8.00 сәгатьтә башлана. Авылдашларын, читтә яшәүче якташларын өмәләргә көтеп калалар.