18 апрель 2017 яңалыклары
-
Пенсия фонды мобиль теркәү тәкъдим итә
Шәхси иминият счеты торышы турындагы хәбәрне алу, эш бирүче күчергән иминият кертемнәрен тикшерү, кабул итүгә язылу һәм кирәкле документларга заказ бирү максатыннан Россия Пенсия фонды уңайлы хезмәт - читтән торып теркәлү хезмәте тәкъдим итә. Мобиль җайланмадан кулланучылар өчен Пенсия фондының бушлай өстәмәсе Пенсия фонды сайтының шәхси кабинетында урнашкан төп функцияләреннән...
-
Мортыштамак мəктəбендə язгы мəрхəмəтлелек атналыгы бара
Мортыштамак мəктəбендə "Мəрхəмəтле Татарстан" дип исемләнгән язгы мəрхəмəтлелек атналыгы бара. Бу атнада укучылар авыл жирлегендə урнашкан китапханəгə, музейга экскурсиягə бардылар. Милəүшə Җəлилова укучыларны яңа кайткан китаплар, журналлар белəн таныштырды. Китапханəгə ешрак йөрергə, китаплар белəн күбрəк танышып барырга кирəклеген аңлатты. Шулай ук музейдагы экспонатлар, авыл тарихына кагылышлы истəлекле фотолар белəн таныштырды....
-
Район ветераннар советы каршында оештырылган өлкәннәр клубы буш тормый
Район ветераннар советы каршында оештырылган өлкәннәр клубы гел буш тормый. Биредә төрле кичәләр, очрашулар үтә. Ир-атлар шахмат-шашка, бильярд уйныйлар. - Һәр пәнҗешәмбе көнне хатын-кызлар өчен бәйләү түгәрәге эшли. Теләгәннәр килеп, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашып, бик рәхәтләнеп шөгыльләнәләр, - ди совет рәисе Нәҗип Миннеголов.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – үлән чәе
Сезгә үлән чәе рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен карлыган, виноград, кура җиләге яфраклары, гөлчәчәк таҗ яфракчыклары, бөтнек, кура җиләге үзе, бераз чия һәм карлыган кирәк булалар. Бөтен ингредиентларны да алдан кайнар су белән чайкатылган «заварка» чәйнегенә салабыз. Кайнар су өстибез. Бераз тотабыз. Кайнар килеш тә, салкын килеш тә эчәргә була....
-
Сарман районында тарихи урыннар шактый
18 апрель - Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Безнең районда да һәйкәлләр рәтенә кертерлек төрле корылмалар һәм галиҗәнап чал тарих белән бәйле урыннар шактый. Шулай ук аларны өйрәнүче тарихчыларыбыз да бар.
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары мәрхәмәтлелек кылалар
Бөтен республика буенча "Мәрхәмәтлелек, изгелек кылу" атналыгы бара. Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, шушы атналыкның беренче көнен "Ак күгәрченнәр" акциясе белән башлап җибәрделәр. Тынычлык символы булган күгәрчен макетларын авылдагы өлкән кешеләргә бүләк иттеләр. Алар ил-көннәр тыныч булсын, кешеләр үзара дус, тату яшәсеннәр дигән теләкләрен җиткерделәр. Атналыкның алдагы көннәрендә...
-
Сарманда хәрби хезмәткә язгы чакырылышның беренче отправкасы булды
Бүген Сарманда хәрби хезмәткә язгы чакырылышның беренче отправкасы булды. Сарман һәм Мөслим районнарыннан егетләр армия сафларына киттеләр. Аларны Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының мобилизация бүлеге начальнигы Дени Ахмадов, әти-әниләре, йөргән кызлары, дуслары,...
-
Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгы" дәвам итә
Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгы" дәвам итә. Аның икенче атнасы татар халкының рухи мирасына багышланды. Без аны "Халкыбызның күңел җәүһәрләре атналыгы" дип атадык. Бу атна да төрле чараларга бай булды. Атна 7 нче сыйныфлар арасындагы "Әдәби КВН"нан башланды. 3 команда татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белүдә ярыштылар.Чараны Гөлнар Нуртдинова...