23 март 2017 яңалыклары
-
"Нөркәй" агрофирмасында техник карау үтте
Хуҗалыкларда үзйөрешле техника, аларның арбаларына техник караулар дәвам итә. Бүген аларның чираттагысы «Нөркәй» агрофирмасында узды. Механизаторлар янына муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе дә килде. Тракторларның техник карауларга тиешенчә әзерләнгәнлеге билгеләп үтелде. Бу турыда тулырак язманы газетаның алдагы санында укый аласыз. Шулай ук укыгыз: Районда техник караулар башланды
-
Районда язгы ташу биш көнгә иртәрәк башлана, дип фаразлыйлар
Гидрометеорология үзәге белгечләре фаразынча, быелгы язгы ташу күпьеллык уртача күләмнең максималь ноктасына кадәр күтәреләчәк. Кече елгаларда язгы ташу быел биш көнгә иртәрәк башланырга мөмкин: ул мартның өченче, ә апрельнең беренче декадасында көтелә. Бер актив хәбәрчебез күзәтүе буенча, былтыр районда 27 март көнне кичке 21.45 сәгатьтә яңгыр яуган. 28 март көнне...
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Сәмия Минаҗева
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сәмия Минаҗева. Ул Каташ-Каран авылында туып үскән. Хәзерге вакытта Сәмия апа Яр Чаллы шәһәрендә яши. Фатирның һәр бүлмәсендә - төрле матур гөлләр, ул аларны яратып үстерә, алар белән сөйләшә. "Әбием белән гөлләр фатирны матурлап, безне шатландырып торалар", - ди Сәмия апаның...
-
Җәлилнең "Теремкәй" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәм иттеләр
Ел саен Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы «Теремкәй» балалар бакчасында Нәүрүзне барлык йоласына туры китереп үткәрәләр. Бәйрәмнең төп өлешендә бәйрәмне оештыручылар Нәүрүзнең нәрсәне аңлатуын, тарихи тамырларын, төрле халыкларда ничек бәйрәм ителүен сөйлиләр. Иң чибәр, иң уңган кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап куялар. Ул Кыш бабай белән ярыша һәм җиңеп чыга. Әнә...
-
Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы үтте
Кичә Сарманның Ленин урамында «Тоннель» профилактик чарасы үтте. Бер сәгать дәвамында 32 транспорт чарасы тикшерелде. Дүрт кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. Аларнын өчесе - куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар, берсе транспорт чарасында пассажирларны йөртү тәртибен бозучы иде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ананас салаты
Сезгә ананас салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - гөмбә (вешенка яки шампиньон) - 200 грамм; - консервланган ананас - 200 грамм; - тавык филесы - 200 грамм; - майонез, тоз, яшеллек - тәм буенча. Гөмбәләрне һәм тавык филесын пешерәбез. Филе, гөмбә һәм ананасны бертөрле телемнәргә турыйбыз. Майонездан кала, барлык...
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Җәлилдән Нәфисә Талибуллина
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Җәлил бистәсеннән Нәфисә Талибуллина. Бүлмә гөлләре үстерү - аның яраткан шөгыле. Аның коллекциясендә - орхидеялар, пуансеттиялар, глоксиниялар, сенполиялар һәм башкалар. Шулай ук Нәфисә Талибуллина зур үсемлекләр дә үстерә - фикуслар, пальмалар, замиокулькаслар, спатифиллумнар. Шулай ук укыгыз: Азалактан Галия Сәлахова Иске Минзәләбаштан...
-
Әлмәт авылының иман йортын төзекләндерүгә матди ярдәм кирәк
Әлмәт авылында иман йортында төзекләндерү эшләре дәвам итә: мәчетнең манарасын яңарту, түбәсен алыштыру эшләре башланды. Шушы изге, саваплы гамәлләрдә иман йорты тәзелешенә өлеш кертү мөмкинлеге бар. Матди ярдәмне Язкәр Хөснуллинга бирергә була.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Ришвәттән дәва бармы?" дигән конкурс игълан итә
Ришвәтчелек. Бу күренеш белән күпме көрәшүгә карамастан, тамырына балта чаба алганнары юк. Укучы яшьләр бу турыда ниләр уйлый микән? Аларның фикерен белергә теләп, без «Ришвәттән дәва бармы?» дип исемләнгән конкурс игълан итәбез һәм мәктәп, көллият укучыларыннан язмалар көтеп калабыз.