10 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Сарман урта мәктәбе укучылары инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе белән очраштылар
Сарман урта мәктәбенә чираттагы "Эшлекле сишәмбе"нең 2017 елда беренче кунагы булып район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Айрат Гайфетдинов килде. Ул безгә яратып сайлаган һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына югары уку йортларына керер өчен мөһим булган сыйфатларны әйтеп үтте: үз алдыңа максат кую, шуңа ирешү өчен тырышу,...
-
Район үзәк китапханәсендә төрле чаралар үтте
Яңа ел, кышкы каникуллар - һәр бала өчен зур бәйрәм. Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан үзәк балалар китапханәсе балалар өчен кызыклы масса чаралар үткәрде. Каникул көннәрендә балалар китаплар укыдылар, төрле уеннарда, викториналарда, конкурсларда катнаштылар. 4 январьда "Гыйнвар - кыш уртасы" темасына әңгәмә үткәрелде, балалар кышкы табигатьнең үзенчәлекләрен...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – әтәч гөмбәсе һәм сохари белән салат
Сезгә әтәч гөмбәсе һәм сохари белән салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - әтәч гөмбәсе - 500 грамм; - каймак - 100 грамм; - арыш сохарие - 50 грамм; - салат - 1 кап; - укроп - 3 сабак; - бөртекле ачы аштәмләткеч - ½ чәй калагы. Салат яфракларын ныклап...
-
Район укучыларына -23°C булганда укырга бармаска рөхсәт ителә
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл мәктәпләрендә 1-4 нче сыйныф укучыларының дәресләре - -23°C, 5-9 нчы сыйныф укучыларының дәресләре -25°C температурада үткәрелми. 10-11 нче сыйныф укучыларына -30°C та укырга бармаска рөхсәт ителә. Шәһәр мәктәпләрендә дә охшаш шартлар куелган. Аларда 1-4 нче сыйныф укучылары - -25°C, 5-9 нчы сыйныф...
-
Җәлилнең икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы мини-футбол турнирында җиңде
2 январьда Җәлил бистәсенең «Батыр» спорт һәм сәламәтләндерү комплексында бистә башлыгы Кубогына 2003-2004 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча традицион турнир үтте. Ярышларда «Минзәлә», «Мирас 1», «Мирас 2» (икесе дә - Мөслим), икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (Җәлил), «Барс» (Актүбә) һәм беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (Сарман)...
-
Сарманның бу җәяүлеләр сукмагыннан йөреп буламы?
Дуслар! "Без үзебез режиссер" дигән сәхифәбез дәвам итә. Аңа фотолар килде. "Бу җәяүлеләр сукмагыннан йөреп буламы? Сарманның Минзәлә елгасы аша чыга торган күперендә инде ничә көннәр буе шушы хәл. Аннан балалар - мәктәпкә, сабыйлары белән аналар балалар бакчасына йөри. Машина юлыннан йөрергә мәҗбүр булалар. Нинди шофер очрамас... Ходай үзе сакласын",...