7 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Сарман гимназиясендә укучылар өчен кышкы лагерь оештырылды
Сарман гимназиясендә укучылар өчен оештырылган кышкы лагерь үзенең эшен тәмамлады. Бу чорда балалар рәхәтләнеп ял иттеләр: тимераякта шудылар, кинотеатрда мультфильм Һәм кинофильмнар карадылар, ял паркына бардылар, кышкы спартакиадада катнаштылар. Кыскасы, аларның яллары кызыклы һәм файдалы үтте, укучылар да , аларның ата-аналары да лагерь эшеннән канәгать калды.
-
Юлтимерлеләр елны үрчем белән башладылар
"Нөркәй" агрофирмасы хезмәтчәннәре елны уңышлы башлап җибәрделәр. Җиде көн эчендә Юлтимер фермасында - 30, Шыгай комплексында 15 бозау туган. Шулай ук укыгыз: Районда алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр
-
Сарман гимназиясе укучысы Камилә Нәбиуллина өстәл теннисы ярышларында җиңде
5 январьда Җәлил бистәсендә узган өстәл теннисы буенча узган ярышларда Сарман гимназиясенең 4 нче «Б» сыйныфы укучысы Камилә Нәбиуллина (тренеры - Тәлгать Ахунов) беренче урынны алды. Камиләне бу җинүе белән чын күңелдән котлыйбыз Һәм киләчәктә дә зур унышлар телибез!
-
Ләшәү Тамак һәм Дүсем халкының ял көннәре күңелле үтә
Ләшәү Тамак һәм Дүсем авылының яше-карты бу ял көннәрендә тау шуу белән мәшгуль. "Бездә бик күңелле. Кунакка килегез! Таудан төшү - бушлай, менү - мәҗбүри!" - дип яздылар безгә.
-
Районда алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше белгече Дамира Ханнанова терлекчеләр янында булдылар. Алар узган елның соңгы ае нәтиҗәләре буенча алдынгы сыер савучыларны, бозау караучыларны, терлекчеләрне, ясалма орлыкландыру технологларын буләкләделәр. Квартал нәтиҗәләре буенча сөтчелек комплекслары начальниклары, ферма мөдирләре дә акчалата бүләк...
-
Район халкы авырулардан сарымсак белән дәвалана
Яңа ел ялларында күп кенә район халкы өйләрендә дәваланып ятарга мәҗбүр булды. Сәбәбе - вируслы инфекция. Күпчелек авырулар сүзенә караганда, чирне алар Яңа ел кичендә кунакта, корпоративларда эләктергәннәр. Әгәр дә төчкерә башласагыз, тамагыгыз авыртса һәм томау төшсә, кичекмәстән дәвалана башлагыз. Профилактик чаралар арасында беренче урында өйләрдә сарымсак турап кую тора.