6 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Җәлилдә Руслан Газизов истәлегенә чаңгы ярышлары үтте
5 январьда Җәлилнең чаңгы үзәгендә спорт остасына кандидат Руслан Газизов истәлегенә багышланган республикакүләм чаңгы ярышлары үтте. Азнакай, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт, Ютазы, Лениногорск һәм Җәлил чаңгычылары көч сынашты. Җиңүчеләр исемлеге һәм фотолар - Джалиль NEWS төркемендә.
-
Җәлилдән Гөлүсә Майорова сезне сак булырга чакыра
Соңгы көннәрдә районыбызда бик күп кар яву сәбәпле, оешма биналары, күпкатлы йортларның түбәләренә кар җыелды. Андый урыннарда игьтибарлы булыгыз. Җәлил бистәсеннән Гөлүсә Майорова да сезне сак булырга чакыра.