5 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Сарманда суытачак
Һава торышы прогнозлары буенча, Яңа ел яллары ахырына кадәр Сарманда температура бер тирәдә торачак. Ә менә киләсе эш атнасыннан инде кинәт суытачак. Сакланырга киңәш итәбез!
-
Сарманлылар чыршы янына походка баралар
Үзәк чыршының, оешмалар, балалар бакчалары, мәктәп яннары бизәлешен тагын бер кат карап, саф һавада ял итеп кайтыгыз. Бүген - чыршы янына поход көне. Чыршы янына барганда, әти-әниләр нәниләрдән ким дулкынланмыйлар. Балага бит бәйрәм ошамаска, ул кеше арасында югалырга яки бүләксез калырга мөмкин. Бәйрәм күңелсез мизгелләрдән башка үтсен өчен чыршыга баруны...
-
Районда 2017 елда беренче сабый туды
Кичә, 4 январь көнне, районда 2017 елда беренче сабый дөньяга аваз салды. Гүзәлия Ардыханованың 3 килограмм 950 грамм авырлыктагы малае туды. Без аларны ихластан тәбриклибез, ныклы сәламәтлек, бәхет телибез.
-
Район халкы әдәби әсәрләргә өстенлек бирә
Район халкы нинди китап укырга ярата? Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, китап укырга яратучыларның 33,7 проценты әдәби әсәрләргә өстенлек бирә. 15,8 процент халык газета-журналлар укырга ярата. Китап сөючеләрнең 12,6 проценты - тарихи әсәрләрне , 10,5 проценты фантастиканы үз итә. Сораштыруда катнашучыларның 3,2 проценты фәнни китапларга өстенлек бирсә, 4,2 проценты юмористик хикәяләр укырга...
-
Шәрләрәмәдә хоккей ярышлары үтә
Бүген район "Әтиләр җәмгыяте" Шәрләрәмә авыл җирлегендә хоккей ярышлары үткәрә. Ярышларга әлегә 3 команда килгән. Сарман, Петровка Завод, Шәрләрәмә авылларыннан җыелма командалар бозда очрашачак. Уеннар 10.00 сәгатьтә башланды.
-
Җәлилдә "Яңа ел сюрпризы" дигән мастер-класс узды
Җәлил поселогының балалар китапханәсендә "Яңа ел сюрпризы" дип исемләнгән мастер-класс үтте. Балалар анда чәч каптыргычлар, канзаши эшләү техникасы белән таныштылар.
-
Кәүҗияктә иң күп китап укучыларны бүләкләделәр
Кәүҗияк мәктәбендә уздырылган Яңа ел бәйрәмендә авыл китапханәчесе "Иң күп китап укучы" конкурсында беренче урыннарны алган башлангыч сыйныф укучысы А.Хәлиуллинага һәм 6 сыйныф укучысы И.Мөхәммәтҗановага Рәхмәт хатлары тапшырды.