20 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сыр белән фин көлчәләре
Сезгә сыр белән фин көлчәләре рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сөт - 100 миллилитр; - он - 300 грамм; - көпшәкләгеч - 2 чәй калагы; - ак май - 50 грамм; - сыр - 200 грамм; - яңа тартылган кара борыч - тәм буенча; - шикәр - 1 чәй...
-
Сарманда халык референдумда актив катнаша
Бүген референдумнар үтүе турында без хәбәр иткән идек. Сарманда урнашкан 2533нче санлы сайлау участогында 11.00 сәгатькә 419 сайлаучы тавыш биргән. Участок 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Район үзәген тагын да төзегрәк итүгә үзебезнең дә өлеш керә, без үзара салым җыюны хуплыйбыз, диләр участокка килүчеләр.
-
Сарманда инвалидлар арасында автомобиль йөртү осталыгы бәйгесе узачак
8 декабрьдә 9.00 сәгатьтә Сарманда терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе үтәчәк. ДОСААФның Сарман җирле оешмасы советы бинасына җыеласы.
-
Район авыл җирлекләрендә референдумнар бара
Бүген Сарман районының 22 авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнар үтә. Сайлау участокларының ишекләре 7.00 сәгатьтә ачылды. Алар 20.00 гә кадәр эшләячәкләр. Аннары тавышларны санаячаклар. Фотоларда сез Иске Кәшер авыл җирлегендә баручы референдумны күзәтә аласыз.