31 октябрь 2016 яңалыклары
-
Илексазда зиратны җыештырдылар
Узган якшәмбедә Илексаз авылы зиратында өмә булды. Авылдан читтә яшәүчеләр дә: "Район газетасыннан укып белдек", дип өмәгә кайтканнар иде. Барысы 75ләп кеше катнашты. Изге эштә катнашып, без үзебезнең бердәмлекне, күмәк көчне күрсәттек. ИншАллах, әрвахларның да рухы сөенгәндер, дип хәбәр иттеләр өмәне оештыручылар.
-
Саклаубаш мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә семинар-практикум узды
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасы "База мәйданчыгы"на караган Саклаубаш гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә "Балаларга Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп,сәнгати-эстетик тәрбия бирү" темасына чираттагы семинар-практикум үтте. Тәрбияче Ландыш Сагитовна балаларга, ташландык материалларны кулланып, мастер-класс күрсәтте. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, карадылар һәм үзләре дә бик теләп катнаштылар.
-
Янурыс зиратында өмә үтте
Янурыс авылы зиратында көзге өмә узды. Корыган агачлар, куак-кура киселде, үләннәр чабылды.Өмәне оештыручылар изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтле. Тагын да күбрәк фотолар - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Без 8300 булдык!
Без 8300 булдык. Бу - ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә язылучылар саны. Безнен беләнн булганыгыз өчен рәхмәт, хөрмәтле дуслар. Яңалыклардан хәбәрдар булыгыз, языгыз, шалтыратыгыз, килегез. Безнең телефоннар: 2-40-31 (директор-баш мөхәррир), 2-42-33 (җаваплы секретарь, корреспондентлар), 2-42-35 (бухгалтерия, факс), 2-57-76 (реклама бүлеге). Электрон почта: sarmangazetam11@mail.ru.
-
Илексаз мәктәбендә Сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар
30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Бүген илебезнең төрле почмакларында истәлекле чаралар, җыелыш һәм митинглар оештырыла. Илексаз мәктәбендә тарих укытучысы Рәмзия Салихова ачык класс сәгате уздырды. Аның чыгышы...
-
Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе үтте
Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмәнең беренче көн тәртибе буенча - "Торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләрне киметү" турында Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев чыгыш ясады. Ул районның бу өлкәдә республикада тоткан урынын, күрсәткечләрнең түбәнлеге-югарылыгына китерүче факторларны билгеләп үтте....
-
Сарманда Призывник көне узды
Бүген "Сарман" кинотеатрында Призывник көне үтте. Анда муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Әфган сугышы ветераннары Атлас Әсмандияров һәм Рафаэль Газизуллин, Илнур...
-
Әҗәтләре булган район халкы чит илгә чыга алмаячак
Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлекчәсе суд приставлары Федераль хезмәте белән берлектә 2016 елның 5 сентябреннән 5 октябренә кадәр "Күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәтләрне эзләп алу айлыгы" акциясе үткәрде. Акция чорында шәхси эшмәкәрләрдән 46,1 млн. сум (Сарман районы буенча 179200 сум) күләмендә иминият кертемнәре буенча Пенсия фондына булган әҗәтләр эзләп алынды....
-
Сарман гимназиясе укучылары катнашында ЮХИДИ рейды үтте
Бүгеннән район мәктәпләрендә укучыларның көзге каникуллары башланды. Шул уңайдан 29 октябрьдә район үзәгендә Сарман гимназиясе укучылары катнашында рейд үтте. Анда мәктәп директоры Ләйсән Шамилова, укыту-тәрбия эшләре буенча аның урынбасары Ләйсән Латыйпова, оештыручы-педагог Алсу Гыйниятуллина, юл-патруль хезмәте инспекторлары Фәнис Әхәтов белән Рәмис Сафин, гимназиянең 6 «А» сыйныфы укучылары Сәйдәш Әгъләмов, Айгөл...
-
Район юлларында – бозлавык!
Быел кыш тагын иртә җитте бит әле, җәмәгать! Әле октябрь ахыры гына, ә тышта инде ап-ак кар ята. Кайбер юлларда бозлавык та бар. Сак йөрегез!