1 октябрь 2016 яңалыклары
-
Райондашыбыз Илдар Раббаниев вафат
Райондашыбыз - Татарстанның күренекле табибы, республика клиник онкология диспансеры баш табибының амбулатория-поликлиника эше буенча урынбасары, югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты Илдар Фуат улы Раббаниев вафат булды. Аны бүген туган авылында - Сарманда җирләделәр. Ул, юл һәлакәтенә эләгеп, озак вакыт урын өстендә ятты, яшәү өчен соңгы көненә кадәр көрәште. Бик...
-
Сарман табиблары - республикада III урында
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы беренче яртыеллыкка нәтиҗәләр ясады. Алардан күренгәнчә, иң сыйфатлы медицина ярдәме Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Сарман җирлекләрендә күрсәтелә. Сарман районы демографик хәл буенча III урынны били. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, эшнең торышын бәяләгәндә туу һәм үлем очраклары, демографик хәлгә нәрсәләр...
-
Сарман гимназиясе укучылары өлкәннәрне котладылар
Гимназия укучылары өлкәннәр көне уңаеннан ветеран укытучыларны бәйрәм белән котлады. Бу көннәрдә алар өлкән укытучыларның өйләрендә булдылар, бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
-
Сарманлылар агач утырту акциясендә катнаштылар
1 октябрь - Агач утырту көне. Шул уңайдан район оешмалары хезмәтчәннәре Сарманның яңа микрорайонында агач утырту акциясендә катнаштылар. Алар тарафыннан барлыгы 250 төп чыршы утыртылды. Ел саен үткәрелә торган традицион акция республикада 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Фәрит Хөснуллин район өлкәннәрен бәйрәм белән тәбрикли
1 октябрь - Өлкәннәр көне. Ул илебездә 1992 елдан бирле бәйрәм ителә. Ә максаты - өлкәннәр проблемаларына бөтен җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Төрле тарихи борылышларны кичергән, күп кыенлыклар күргән өлкәннәребезнең үзләрен җәмгыятькә кирәкле итеп тоюлары, тулы канлы тормыш белән яшәүләре һәм җәмгыять тормышында актив катнашулары мөһим. 1 октябрь - якыннарыбызга...