15 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Зур Нөркәй мәктәбендә сәламәтлек көне узды
Көзге изгелек атнасы акциясе кысаларында бүген Зур Нөркәй урта мәктәбендә сәламәтлек көне узды. 9нчы сыйныф укучылары арасында эстафета ярышлары оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар.
-
Сарманда китап укучылар конференциясе үтте
Күптән түгел якташыбыз - язучы, шагыйрь, әдәбият галиме Фәрит Яхинның "Умырзая" романы дөнья күрде. Шушы уңайдан бүген - 15 сентябрь көнне "Сарман" кинотеатрында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре роман буенча китап укучылар коференциясе үткәрделәр. Анда китапханәчеләр, укучылар, районның әдәбият сөючеләре һәм башкалар катнаштылар. Бу хактагы тулырак язманы "Сарман" газетасының киләсе саннарының...
-
Сарманлылар велосипедта йөрүне хуп күрәләр
Бүгенге көн, 15 сентябрь, дөнья календаренда Велосипед туган көне булып санала. Аңа быел 215 ел тула. Велосипед күп кешегә машинаны алыштыра. Анда йөрү сәламәтлек өчен файдалы - ул бөтен организмга уңай йогынты ясый. Район халкы да даими рәвештә велоузышларда катнаша.
-
Яшь зәйлеләр Сарманның "Бакыр базы"н ошаттылар
Сарман авылы янында урнашкан "Бакыр базы" күпләрне кызыксындыра. Анда экскурсиягә килүчеләр дә шактый. Күптән түгел анда Зәй шәһәренең "Застава" хәрби-патриотик клубына йөрүчеләр булдылар. Аларны җитәкчеләре Антон Миронов алып килде. Экскурсия зәйлеләргә бик ошады. Алар "Бакыр базы"на тагын киләргә исәплиләр. Фотолар һәм мәгълүмат novyi-zai.ru сайтыннан алынды
-
Сарманлылар кабак ярата
15 сентябрь Кабак согы көне буларак билгеле. Әлеге яшелчә чыгышы белән Мексика һәм Техас тропикларыннан, аның тарихы 5000 ел тәшкил итә. Безнең илдә аны бик яраталар, бакчаларда күпләп үстерәләр, кабактан төрле ризыклар әзерлиләр. Ә сезнең кабак уңышы күпме булды? Уңыш фотоларын безнең sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез.