11 август 2016 яңалыклары
-
Сарманда светофор булачак
Районда юл хәрәкәтендә катнашучылар иминлеге өчен төрле эшләр башкарыла. Мәсәлән, Сарман урта мәктәбе яныннан үтүче төп юлга светофор урнаштыралар. Аның урыны бик дөрес сайланган, чөнки аннан бик күп балалар йөри.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – татарча салат
Сезгә татарча салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бозау ите (яки башка ит) - 300 грамм; - бәрәңге - 5 данә (400 грамм тирәсе); - кишер, чөгендер - 2 данә; - маринад өчен - 2 тырнак сарымсак, борыч, кориандр, шикәр, тоз, лимон согы яки серкә; - кәбестә - 200...
-
Район халкының минималь хезмәт хакы 8252 сум тәшкил итәчәк
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы хезмәт хакының минималь дәрәҗәсе турында килешүгә кул куйдылар. Аның буенча, бюджеттан тыш оешмалар өчен минималь хезмәт хакы 8252 сум тәшкил итәчәк. Бу - хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумының 95 проценты (8686 сум)....
-
Пенсия фонды сайты аша ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акча алырга районнан 56 кеше гариза бирде
Ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче 25 мең сум акчаларны алу өчен 5 мең татарстанлы гаризаларын электрон рәвештә Пенсия фонды сайты аша тапшырды. Әлеге акчаларны алу өчен Татарстан буенча бүгенгесе көнгә 12 мең гариза керде. Сарман районы буенча 78 гаризаның 56 сы электрон рәвештә килде. Электрон рәвештә гариза тапшыру өчен клиентлар...
-
Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы билгеләнде
Ведомствоның яңа җитәкчесе Ленар Габдерахманов карьерасын Дәүләт автоинспекциясендә төзегән. (Казан, 8 август, «Татар-информ», Светлана Белова, Гөлүзә Василова). Ленар Габдерахманов Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде, дип хәбәр иттеләр ведомствода узган матбугат конференциясендә. Ул яңа җитәкче билгеләнгәнче әлеге вазифаны билиячәк. Ведомствоның яңа җитәкчесе турында мәгълүмат...