2 август 2016 яңалыклары
-
Сарманлылар Пенсия фонды хезмәтләрен интернет аша алалар
Бүгенгесе көндә өйдән чыкмыйча гына Россия Пенсия фондының күпчелек дәүләт хезмәтләрен интернет аша алырга мөмкин. Мондый мөмкинлекне кулланмыйча калмагыз! Пенсия фонды тарафыннан электрон рәвештә күрсәтелүче барлык төр хезмәтләр һәм сервислар Россия Пенсия фонды сайтының бердәм порталында урнаштырылган. Гражданинның шәхси кабинеты сервисындагы пенсия һәм социаль түләүләр бүлегендә пенсия һәм айлык акчалата...
-
Район халкы җәй көне үз өендә ял итә
Узган атнада без, халыкның кайда ял итүен белү максатыннан, сораштыру куйган идек. Аның нәтиҗәләре буенча шуны әйтеп була - бездә бик тырыш халык яши. Иң күп җавап, мәсәлән, "Өйдә" дигән булды - сораштыруда катнашучыларның 28,5 % шулай җавап бирде. Тик без бит инде беләбез - җәй көне өйдә ял итү...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – пешерелгән кукуруз
Сезгә пешерелгән кукуруз рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - зәйтүн мае - 2 аш калагы; - баллы паприка - 1 чәй калагы; - тоз - 1 чеметем; - борыч - 1 чеметем; - укроп - 3 сабак; - кукуруз - 3 чәкән. Кукурузны яфракларыннан арындырабыз. Тоз, яңа тартылган борыч, паприка...
-
Рангазар авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларга уеннар оештыралар
Рангазар авылы мәдәният хезмәткәрләре, балаларның каникуллары күңелле үтсен, дип, атна саен төрле уеннар оештыралар. Балалар бик теләп, рәхәтләнеп катнаштылар. Уеннарда актив катнашкан балаларга истәлекле буләкләр, күчтәнәчләр тапшырылды. Сарман муниципаль районы порталы