9 июль 2016 яңалыклары
-
Сөлектә үрнәк гаиләләр белән очраштылар
Сөлек авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык кәне уңаеннан авылның үрнәк булырдай Габдрахманов һәм Әгъләмовлар гаиләләре белән балаларны очраштырдылар. Гаиләләрнең өйләренә барып, бәйрәм белән котладылар, концерт номерлары күрсәттеләр, аларның кыскача тормыш юллары белән таныштырдылар.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бәрәңге салаты
Сезгә бәрәңге салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - пешкән бәрәңге - 6 данә; - маринадланган кыяр - 6 данә; - тавык йомыркасы - 4 данә; - кызыл суган - 1 данә; - борыч - 1/2 чәй калагы; - майонез - 3 аш калагы; - урыс ачы аштәмләткече - 1/2...
-
Бүген Баткакта Питрауны бәйрәм итәчәкләр
Бүген 18.00 сәгатьтә Баткак авылында Питрау бәйрәме үткәрелә. Рәхим итеп, бәйрәмгә килегез!
-
Сарманда яңгыр көтелә
Узган җәйдә яңгыр туктаусыз яуса, монысын да аның әсәре дә юк. Тик менә шимбә-якшәмбедә өмет бар - кызу булса да, ул көннәрне яңгыр күрсәтә.
-
Бүген Сарманда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Сабантуй узачак
Бүген 10.00 сәгатьтә район үзәк ял паркында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Сабантуй үткәреләчәк. Программада - спорт уеннары, концерт номерлары, үзешчәннәр чыгышлары.