Иртәгә, 5 июльдә, Татарстан халкы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Шулай итеп, анда ял көне булачак.
Ә без сезне Үзәк мәчеттәге Гает көненең тәртибе белән таныштырабыз:
06.30 Коръән уку, дога кылу;
07.10 Гает намазы;
07.15 Гает хөтбәсе;
08.00 Бәйрәм коймагы белән чәй эчү;
13.00 Даулы болында Гает бәйрәмен уздыру.