8 июнь 2016 яңалыклары

  • 8 июнь 2016 - 12:49
    Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре спорт сәгатенә чыктылар
    Бүген без - Сарман мәгълүмат-мөхәррият хезмәткәрләре спорт сәгате үткәреп алырга булдык. "Язып кына калмыйк әле, уйнап та күрсәтик" дип уйладык без. Ял паркында урнашкан мини-футбол мәйданчыгында уйнадык, велосипедта йөрүчеләр дә булды. Бу безгә шулкадәр ошап китте ки, спорт белән шөгыльләнүне даими рәвештә алып барырга булдык. Бер очтан якшәмбе көнне җирле...
    495
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 10:50
    Район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән БДИ тапшыралар
    Бүген район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучыларының чираттагы бердәм дәүләт имтиханы - бу юлы җәмгыять белеменнән. Киләсе имтиханнар - 10-11 июнь көннәрендә чит телләрдән (телдән). Уңышлар!
    443
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 10:23
    Квадроциклларда Бөтенроссия ярышларында катнашучылар Сарман районы аша узачаклар
    15-18 июнь көннәрендә "Can-Am Trophy Russia 2016" дип исемләнгән квадроциклларда Бөтенроссия ярышлары үтәчәк. Спортчылар Әлмәт шәһәреннән кузгалачаклар. 16 июньдә квадроцикллар безнең районнан үтәчәк - 14.00 сәгатьтә спортчылар Сарайлы авылыннан ерак түгел урнашкан грунт юлыннан старт алачаклар. Әлеге юл Әлмәт-Мөслим юлыннан сулда урнашкан. Шулай ук квадроциклларның юллары безнең районда Рантамак, Рангазар,...
    1015
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 08:12
    Күтәмәле авылы турында китап чыкты
    Кү­тә­мә­ле авы­лы­на ба­гыш­лан­ган "Мәш­һүр авыл­ның са­гыш­лы ба­ла­сы" исем­ле яңа ки­тап "та­ба­дан төш­те". Ки­тап­ның ав­то­ры - Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Да­мир Га­ри­фул­лин. Ки­тап язу­чы һәм жур­на­лист Ди­лә­рә Зө­бә­е­ро­ва ис­тә­ле­ге­нә нә­шер ител­гән. Бас­ма­да аның ки­тап­ла­рын­нан яз­ма­лар да, авылның күренекле нәселләре турында да мәгълүмат бар.
    842
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 06:40
    Бу атнада сарманлылар өч көн рәттән ял итәчәкләр
    12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Быел ул якшәмбегә - ял көненә туры килә. Шул уңайдан ял көне 13 июньгә - дүшәмбегә күчерелде. Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы булганда, өч көн рәттән ял итәчәкбез - 11, 12 һәм 13 июньдә.
    724
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 04:57
    Ләшәү Тамак җәйге ял лагеренә йөрүче балалар дару үләннәре әзерлиләр
    Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе янында оештырылган җәйге ял лагеренә йөрүче балалар дару үләннәре җыеп-киптерү белән дә шөгыльләнәләр.
    651
    0
    0
Реклама