6 июнь 2016 яңалыклары

  • 6 июнь 2016 - 15:12
    Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның почетлы гражданнарын котлады
    Район Сабан туенда район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның почетлы гражданины исеменә лаек булган "Әлмәтнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Миргазиян Таҗиев, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов һәм "Татмелиорация" траст компаниясе җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаковка котлау сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
    556
    0
    0
  • 6 июнь 2016 - 13:09
    Сармандагы Сабантуйдан фоторепортаж. Беренче өлеш
    4 июньдә Сарманда Сабан туен бәйрәм иттеләр. Сезгә аннан тагын фотолар тәкъдим итәбез.
    630
    0
    0
  • 6 июнь 2016 - 10:12
    Әлмәт авыл җирлегендә спорт мәйданчыгы сафка басты
    Әлмәт авыл җирлегендә дә спорт мәйданчыгы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Җиңел атлетика федерациясе Президенты Хафиз Салихов, ТР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы вәкиле Динар Сәгъдәтуллин, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Бу көн авыл халкы өчен икеләтә...
    826
    0
    0
  • 6 июнь 2016 - 09:47
    Сөлектә Сабантуй үткәрделәр
    Сөлек авылында Сабан туе гөрләп үтте. Авыл халкын район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева һәм Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина котладылар. Флүрә Хөсниева сүзләре, Илгиз Закиров көенә Мирзаһид Зарипов "Сөлегем" дип исемләнгән өр-яңа җыр башкарды.
    476
    0
    0
  • 6 июнь 2016 - 08:45
    Сарман аграр көллияте базасында спорт мәйданчыгы ачылды
    5 июнь көнне Сарманда аграр көллият базасында спорт мәйданчыгы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Җиңел атлетика федерациясе Президенты Хафиз Салихов, ТР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы вәкиле Динар Сәгъдәтуллин, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. - Сөенечегезне уртаклашам, уңышларыгыз күп, киләчәктә тагын да югары үрләр яулагыз. Бик матур...
    570
    0
    0
  • 6 июнь 2016 - 07:08
    Район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары математиканың югары дәрәҗәсе буенча БДИ тапшыралар
    Бүген район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары чираттагы бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар - бу юлы математиканың югары дәрәҗәсе буенча. Әлеге фәннең база дәрәҗәсе буенча имтихан 2 июньдә үтте. Киләсе бердәм дәүләт имтиханы - 8 июньдә җәмгыять белеменнән. Уңышлар, егетләр һәм кызлар!
    3
    0
    0
  • 6 июнь 2016 - 06:10
    Өчөйле Саклауда Сабантуй бик күңелле үтте
    Өчөйле Саклау авылында ямьле болында Сабан туе бәйрәме уздырылды. Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев авылның өлкән әби-бабайларга, яңа туган балаларга, юбилярларга истәлек бүләкләре тапшырды һәм бәйрәмгә иганәчелек иткән кешеләрне билгеләп үтте. Кызыклы уеннар оештырылып, җиңүчеләргә һәм призерларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Илдар Сәгъдиев, Гүзәл Рәхмәтуллина, Рэм Кәримов - җырлары, Алмаз...
    571
    0
    0
  • 6 июнь 2016 - 05:03
    Сарманлылар өчен Рамазан аена намаз вакытлары
    Хөрмәтле дуслар, мөселман кардәшләр! Исегезгә төшерәбез - Рамазан ае башланды. Сезгә Рамазан аена намаз вакытлары тәкъдим итәбез. Сүз уңаеннан Бөтен мөселман халкына фарыз итеп йөкләнгән Ураза да башланды.
    1
    0
    0
Реклама