4 июнь 2016 яңалыклары
-
Сарманда уникаль шоу булды
Бүген Сарман аэродромында авиа-шоу булды. Моның кадәр иксез-чиксез машина дәрьясын, халык ташкынын безнең районга беркайчан да күрелмәгән тамаша җыйды. Аэропортка бик күп самолетлар алып килгәннәр. Ике сәгать буе зәңгәр күктә искиткеч шоу- зур һава шарында, парапланнарда, дельтапланнарда очу, пилотаж, парашютта сикерүне барыбыз да кызыксынып, сокланып күзәттек. Көндез парапланнарда булган очу...
-
Сарманда Сабан туе гөрләде
Бүген Даулы болында район Сабан туе үткәрелде. Бәйрәмдә кыр һәм көрәш батырлары, хезмәт алдынгылары, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңышказанганнар хөрмәтләнде. Анда мәртәбәле кунаклар катнашты, сарманлылар белән бергә күңел ачты. Халык төрле кызыклы уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты, бүләкләр алды, рәхәтләнеп күңел ачты. Ат чабышлары, мотоциклчылар чыгышлары, милли көрәш һәм башкаларны карап хозурланды.
-
Иске Кәшер Сабан туенда Зөлфәт Зиннуров җырлаячак
Бүген Иске Кәшер авылында Сабантуй булачак. Анда мөхтәрәм кунаклар килүе дә көтелә. Халыкны үзләренең җырлары белән Зөлфәт Зиннуров, Айнур Каюмов, Диләрә Шәйхиева һәм Алия Исрафилова сөендерәчәкләр. Dj Royal, матур көйләр куеп, дискотека оештырачак. Рәхим итегез! Зөлфәт Зиннуровның ВКонтакте челтәрендәге шәхси битеннән фото