24 май 2016 яңалыклары
-
Районда 15 балага паспорт тапшырдылар
Бүген районның төрле мәктәпләреннән булган 15 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы - паспорт тапшырылды. Балаларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды. Аннан соң...
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге район халкын күршеләрен котларга чакыра
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге, 27 майда үткәрелә торган II Бөтенроссия «Халыкара күршеләр көне» акциясенә кушылып, газета укучыларны, сайттагы төркемдәшләрне күршеләрен котларга чакыра. Күршең үзеңнән яхшы булсын, ди халык. Әйдәгез, моның шулай икәнлеген күрсәтик әле.
-
Районда "Игътибар – балалар!" профилактик чарасы бара
Республика юлларында агымдагы елның дүрт аенда 16 яшькәчә балалар катнашында 163 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда өч баланың гомере өзелде, 172 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган була. Әгәр дә алар юл һәлакәтендә катнашучы булалар...
-
Эштән туктаган пенсионерларга пенсия түләү тәртибе үзгәрде
Пенсия фонды исегезгә төшерә: 2016 елдан башлап иминият пенсияләре эшләмәүче пенсионерларга гына индексацияләнә. Эшләүче пенсионерларга иминият пенсияләре элекке күләмдә түләнә. 2016 елның икенче кварталыннан башлап эш бирүчеләр өчен гадиләштерелгән айлык отчетлар бирү каралуы һәм пенсионерның эшләү-эшләмәве айлык отчетларда күренүе сәбәпле пенсия фондына килеп йөрүнең кирәге калмады. Эш бирүчеләрдән алынган хәбәр...
-
Районның "Рябинушка" һәм "Родники" ансамбльләре "Каравон" фестивалендә катнашачаклар
«Каравон" рус фольклор фестивале быел 29 майда, гадәттәгечә, Лаеш районының Никольское авылында узачак. Анда безнең районнан да ике иҗат коллективы - Җәлил бистәсенең «Родники» һәм Александровка авылы мәдәният йорты каршында эшләүче «Рябинушка» ансамбльләре катнашачак.
-
Зур Нөркәй мәктәбе укытучылары спартакиадада призлы урыннар алдылар
20 майда районда мәгариф хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика буенча спартакиада булды. Зур Нөркәй мәктәбе укытучылары анда лаеклы чыгыш ясадылар. Илдар Карамов турникта күтәрелүдә, Әлфия Нигъмәтҗанова 500 метрга йөгерүдә, Илсөяр Шакирҗанова идәннән күтәрелүдә - барысы да икенче булдылар, Артур Шакиров 100 метрга йөгерүдә өченче урынны яулады. Аларга грамота һәм истәлекле бүләкләр...